Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе халкы күңеле, җаны тәне белән киләчәген сайлый

Иртәнге 8.00 сәгатьтә барлык илебез территориясендә кебек Полянка сайлау участогы да ишекләрен ачты.

Полянка авылында тавыш бирүгә хокукы булган 658 кеше теркәлгән. 9.00 cәгатькә шуларның 30 проценттан артыгы үзенең гражданлык бурычын үтәгән иде инде.

-Бу сайлаулардан нәрсә көтәсез, нинди өметләр белән тавыш бирдегез?- дип сорадым ирле-хатынлы Динә һәм Раиф Сабировлардан.

- Илебезнең күге аяз, тыныч булсын балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге якты булсын өчен тавыш бирдек,-диделәр алар.

Башка респондентларым да нигездә шушы фикерне күәтләделәр.

Илебезнең дөньядагы абруен күтәрү,икътисадый, оборона күәтен арттыру, халыкның тормыш дәрәҗәсе дә күтәрү сәясәте киләчәктә дә уңышлы дәвам итсен дигән теләктә алар. Бу сайлаулар халкыбызны тагын да ныграк берләштерәчәк, туплаячак әлбәттә.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев