Балык Бистәсе егетен алдаганнар
24 яшьлек балыкбистәле "Авито" сайты аша "авторазборка" лардан машинасына запас частьләр эзли. Бер белдерүдә ул үзенә кирәкле бампер һәм фонарьне таба. Әлеге белдерүне урнаштырган абонент аңа "Ватсап" аша запас частьләрнең фотосүрәтләрен дә җибәрә. Егет абонент язган счетка 3000 сум акча күчерә. Акча күчергәннән соң бер сәгатьтән соң товарны Казандагы бер...
24 яшьлек балыкбистәле "Авито" сайты аша "авторазборка" лардан машинасына запас частьләр эзли. Бер белдерүдә ул үзенә кирәкле бампер һәм фонарьне таба. Әлеге белдерүне урнаштырган абонент аңа "Ватсап" аша запас частьләрнең фотосүрәтләрен дә җибәрә. Егет абонент язган счетка 3000 сум акча күчерә. Акча күчергәннән соң бер сәгатьтән соң товарны Казандагы бер транспорт компаниясенә җибәрүе турында "Ватсап" аша накладной юлларга вәгъдә итә. Әмма бер нинди накладной да килми. Берникадәр вакыттан соң әлеге телефон бөтенләй җавап бирми башлый. Шуннан соң гына егетебез алданганын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Әзерләде Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев