Сабантуйлар алдыннан гына Шомырбаш авылында яшәүче Сергей һәм Лидия Рыбиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Уллары Михаил исән-имин Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп туган авылына кайтты.
Самара шәһәрендә зенит-ракета полкында хезмәт иткән якташыбыз. Отделение командиры булган. Еш кына взвод командиры вазыйфаларын да башкарырга туры килгән.
Михаил Шомырбаш урта мәктәбен тәмамлагач Казан педагогия көллиятендә, кулланма информатика факультетында укый. Дипломын уңышлы яклауга армия сафларына чакыралар үзен.
-Армиядән качып йөрү турында уйлар башыма да кереп карамады. Бабам Михаил Яковлевич Бөек Ватан, рус-япон сугышларында катнашкан. Озак еллар мәктәптә военрук булып эшләгән. Әтием Сергей һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Абыем Андрей да Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайтты. Минем дә гаиләбезнең бу матур традициясен дәвам итәсе килде,- диде Михаил.- Армиягә баруыма һич үкенмим. Бер гаилә булып, ярдәмләшеп яшәргә өйрәндек. Янәшәдә чын дусларыңның ныклы иңнәрен тою күңелгә ышаныч өсти. Шактый катлаулы хәрби техникада эшләргә өйрәндек. Бу алдагы тормышта да ярап куяр дип уйлыйм. Техника кайда да техника бит инде.
-Күренеп тора, физик яктан да ныгыган, характеры да уңай якка үзгәргән,-дип сүзгә кушылды шатлыгы йөзендә балкыган әтисе, элеккеге десантчы Сергей Рыбин.
Ә алдагы тормышын эчке эшләр органнары белән бәйләргә исәбе бар Михаилның.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев