Балык Бистәсе бадминтончылары биш призлы урын яулап кайттылар
22 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә 2006 елгы һәм яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында Әлмәт шәһәре башлыгы кубогына ачык турнир үткәрелде.
Ярышларны тантаналы ачу чарасында Бадминтон федерациясенең Күзәтү Советы рәисе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнаштылар. Яшь бадминтончыларга Татарстан җыелма командасы уенчылары Анастасия Редькина, Александр Василькин, Екатерина Кадочникова и Михаил Гелашвили мастер-класс күрсәттеләр. "Хуҗалар"дан тыш, турнирда Актаныш, Тукай, Мөслим, Азнакай, Балык Бистәсе районнары, Яр Чаллы һәм Башкорстанның Октябрьский шәһәрләреннән килгән спортчылар көч сынаштылар.
Районыбыз данын Балык Бистәсе 2-нче номерлы мәктәбе укучылары Рушан Хәбибуллин (тренеры Андрей Смолин), Инсаф Рәхмәтуллин , Ранил Сөләйманов, Ризәлә Хәлилова, Әдилә Хәлилова һәм Гүзәл Хәбибуллина (тренерлары Рәис Хәлилов), Күгәрчен мәктәбе укучылары Камилә Гарифуллина, Рәмис Нәбиуллин, Ислам Әгъзәмов, Җәмил Галиуллин (тренерлары Марат Хөснетдинов) якладылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, Рушан Хәбибуллин икенче һәм Рәмис Нәбиуллин өченче урынга лаек булдылар. Адилә Хәлилова һәм Гүзәл Хәбибуллина икесе дә өченче урын алуга ирештеләр. Ризәлә Хәлилова финал ярышларында Тукай районы спортчысын җиңеп беренче урын алды һәм турнирның иң дәрәҗәле бүләге -Кубок яулады!


Яшь бадминтончыларыбыз районыбызга биш призлы урын алып кайттылар. Җиңүчеләргә мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, районыбызда бадминтон иң дәрәҗәле һәм иң нәтиҗәле спорт төре булуына янәдән бер инанабыз. Бу инде әлбәттә, тренерларыбызның үз эшләренә чын күңелдән бирелеп, максатчан эш алып бару нәтиҗәсе.


Спортыларыбызга тиздән булачак Республика һәм Россия беренчелекләрендә районыбыз данын яклап, уңышларга ирешүләрен теләп калыйк!
Рәис Хәлилов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев