Балык Бистәсе “Агрохимсервис” җәмгыятенең күпчелек хезмәткәрләренең хезмәт көннәре юл белән бәйле
Районның иң көчле оешмасыннан исәпләнгән "Агрохимсервис" җәмгыятендә бүген 20 дән артык автомобиль эшли.
Аларның 13 е КамАЗ автомашиналары. Ел әйләнәсе диярлек рейстан кайтмыйлар алар. Һәрвакыттагыча җәй айларында ашлык ташысалар, кыш көннәрендә юл төзелеше өчен кирәкле материаллар әзерлиләр. Оешма уңганнары Рәис Гыймадиев, Анатолий Никитин, Сергей Лаврентьев бүгенге көндә бик күпләр өчен үрнәк өлге саналалар.
Фото: http://dosskam.ru/attachments/Image/kamaz.jpg?template=generic
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев