Балтач авыл зиратында өмә үткәрелде
Авыл зиратында өмә үткәрелде. Аллага шөкер, халык күп җыелды.
Тиз арада зират бераз тәртипкә китерелде, әрвахларның рухларына дога кылынды. Өмә ахырында тәмле пылау, кайнар чәй белән дә сыйладылар. Эш вакытында эшләрен калдырып өмәгә килүчеләргә, оештыручыларга Аллаһ тәгалә әҗер-савапларын бирсен!
Әйтер сүзебез шул: зираттан әйбер алып чыгарга ярамый дип, кешеләр чүп-чарларын зиратта өеп калдырмасыннар иде. Буяу савытларын, перчатка, кисточкаларны, киресенчә, зиратта калдырмыйча, үзегез белән алып китеп чүп савытларына салуыгызны сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia