Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Балкыш»ның район этабы тәмам

Юлсубино авылы мәдәният йортында үзгә бер халәт – төрле авыллардан килгән ветераннарны каршылыйлар.

 Үзешчән башкаручыларның “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең IХ нчы муниципаль этабының йомгаклау концерты узачак биредә.
 Ул Татарстан Республикасында “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы”на һәм Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасының 40 еллыгына багышланган. Фойеда күргәзмәләр эшли. Талгын гына көй агыла. Экранда елның логотибы сурәтләнә.
Тамаша пролог белән башланып китә. 
 Шигъри юллар һәм музыка астында видеотасма әйләнә башлый.   Анда  ветераннарның тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше чагылыш тапкан. Әлеге фестиваль республикада тугызынчы мәртәбә уза. Балыкбистәлеләр аның һәр этабында да катнашып киләләр. Аларның чыгышларын   әзерләү белән һәрвакыт район  Мәдәният йорты һәм аның алыштыргысыз хормейстры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Фирдания Бәдертдинова шөгыльләнә. Матур чыгышлар һәрчак җиңүләр, дипломнар, лауреат исемнәре белән бүләкләнә. Быел да  нәкъ шулай.
Чараны алып баручы Гөлия Кәримуллина һәм Илшат Кәримуллин сәхнәгә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина белән район ветераннар Советы рәисе Хәлил Әсләмовка сүз бирәләр. 
–Залда утыручыларның да,  чыгыш ясаучыларның да йөрәкләре яшь, дәрт-дәрман ташып тора әле, – диде Айгөл Вафина. Шулай ук арабыздан кинәт китеп барган, ветераннар оешмасын җитәкләгән Рафаил Шәвәлиевны да искә алды.
–Йомгаклау өлешен Юлсубинода уздыру идеясы авылда яшәүчеләр дә фестивальдәге чыгышларны күрсеннәр өчен туды, – диде Хәлил Әсләмов. 
“Балкыш”   өлкән яшьтәгеләргә рухи көч өсти, аларны берләштерә торган иҗади фестиваль.  Ул күңел күтәренкелеге, якты тәэсирләр бүләк итә. Ә кешегә  рухи азык һәрвакыт кирәк.
Концертны  “Урман буйлары” җыры белән Балыклы Чүкәй авылында китапханә мөдире булып эшләүче, Юлсубино авылы кызы Индира Илалова башлап җибәрде. Аннан сәхнә ветераны Эдуард Закиров “Березовые сны” җыры белән дәвам итте. Илдархан Габдуллин гармунын тотып сәхнәгә чыккач, Балтач тамашачысы беркадәр горурланып алды.  Үз егетләре бит... Татар халык җырларына тезмә уйнаганда кушылып җырлап та утырдылар әле.
Корноуховодан Любовь Максимова “Белоснежная вишня”, Бәткедән Надежда Щербакова “Живет село родное”, Трой-Урайдан Екатерина Мокеева “Облака” җырларын рус телендә башкардылар.  Тамашачы аларны көчле кул чабулар белән алкышлады.
Олы Елгадан Альмира Гыйльметдинова “Утыр әле, әни,  яннарыма”, Таулардан Зәмзәмия Никитина “Түзәргә кирәк, балам!”, Югары Тегермәнлектән Мөнирә Шәйхетдинова “Әнием миләше”, Масловкадан Рәхилә Гатиятуллина “Картаямыни соң йөрәк” җырлары белән бик матур чыгыш ясадылар.
Олы Елга авылыннан килгән Рөстәм Шәрәповның баянда үзенчәлекле уйнап “Тип, йөрәгем!” җырын башкаруы тамашачыда аеруча канәгатьләнү хисе тудырды.  
Фестиваль чыгышларның төрле жанрларда булуы белән дә мавыктыргыч иде.  Иске Арыш авылыннан Фәридә Габделкәбирова  “Татар халык биюе”н башкарганда сәхнәдә өлкәннәр чыгыш ясавын беркадәр онытып та тордык кебек.
Күгәрчен авылы Мәдәният йортында Васыйл Мөбәрәкшин җитәкчелегендә эшләүче “Моң” гармунчылар ансамбленең чыгышы, Вәкыйф Мингалиевның – курайда, Мөнир Гәрәев белән Рөстәм Шәрәповның – баянда өчесе бергә “Халык көйләренә тезмә” башкарулары да фестиваль бизәге булды.
  Яңа Арыш  “Мирас” ветераннар фольклор ансамбле “Туган җиреңнән китмә!” җыры белән фестивальне тәмамлап куйды. Зәвыклы, милли костюмнардан  булулары аларның чыгышына үзгә бер матурлык өстәде.
Соңыннан районның социаль-мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Юлсубино җирлеге башлыгы Нияз Гарипов, район ветераннар советы җитәкчесе Хәлил Әсләмов, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина  чарада катнашкан ветераннарга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләделәр.
 

Роза Гариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса