Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларга багышланган гомер

Укытучы... Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле.

 Укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел һәм балаларны ярату кирәк. Сүзем әнә шундый бала җанлы, абруйлы укытучыларның берсе, авыл халкы арасында олы ихтирамга лаек булган мөгаллимә Нурзидә Хөсәенова  турында.

Нурзидә Каюм кызы хезмәт юлын Яңа Арыш авылы балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Бер ел эшләгәннән соң, Казан педагогия көллиятенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, шул ук елны Казан педагогия институтының татар филологиясе факультетында укырга керә. Читтән торып татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштерә. Яшь кызның тырышлыгын күреп, балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Берничә ел мөдир вазыйфасын башкаргач, аны Яңа Арыш урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп эшкә чакыралар. 3 ел эшләгәннән соң укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Бу хезмәтне 10 ел башкара ул. Укытучылар белән дустанә мөнәсәбәттә эшли, мәктәп тә югары күрсәткечләрге ирешә. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

Мин үзем дә Нурзидә апаның укучысы. Ул безгә V–XI сыйныфка кадәр татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирде. Аның һәр дәресен көтеп ала идем. Һәр көнне төрле методик әсбаплар кулланып, төрледән-төрле эшләр бирә иде. Ул вакытта компьютерлар юк. 16 укучыга да кулдан язып, һәрберебезгә индивидуаль эшләр әзерли иде. Дәресләре мавыктыргыч, күңелле уза. Иң яратып укыган фәнем дә татар теле һәм әдәбият дәресләре булды. 9 нчы сыйныфта борынгы әдәбият фәнен өйрәнәбез. Рабгузый, Котб, Харәзми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб иҗатлары... Укытучыбыз аларның иҗатларын җиңел итеп, күңелгә сеңдереп аңлата. 9 нчы сыйныфта имтиханны татар теле һәм әдәбияты фәнен сайладым. Нурзидә апа әзерлек өчен сораулар биреп кайтара иде. Имтиханга әзерләнгән дәфтәрем бүген дә кадерле истәлек булып саклана. Нурзидә апаның миңа тирән белемле булуы, эшенә җаваплы каравы, сабырлыгы, хәтта матур итеп тактага язуларына кадәр ошый иде. Дәресе саен, «эх, Нурзидә апа шикелле укытучы булсам иде» дигән уйлар белән йөрдем. 11 нче сыйныфны тәмамлап, үземнең дә шушы юнәлеш буенча китүем, һичшиксез, укытучымның тырыш нәтиҗәсе булды.

Нурзидә апа лаеклы ялга чыккач та, Казан ислам университетына укырга керә. Аны да бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Авылыбызның «Иман нуры» мәчетендә төркем җыеп, авыл хатын-кызларына дини белем бирә. Тәҗвид, Коръән уку дәресләрен алып бара. Әле бүген дә Казанның «Апанай» мәдрәсәсендә онлайн рәвештә дини белем ала. Хикәяләр, истәлекләр яза. Мине дә кулыма каләм алып язу серләренең асылына төшендерде.

Шунысын да әйтергә кирәк: Нурзидә апа зур оештыру сәләтенә ия. Авылда уздырылган бер чара да аның ярдәменнән башка узмый. Барлык кешегә ярдәм итеп, төпле, акыллы киңәшләрен биреп яши.

Нурзидә апабыз авыл уртасындагы чишмәне төзекләндерү эшен башлап йөрүчеләрнең берсе. Һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, яшьләргә киңәшен, үгет-нәсыйхәтләрен биреп гомер кичерә ул. Кеше белән уртак тел таба белә. Көчле рухлы, энергиясе ташып тора аның. Кыскасы, татар халык мәкален үзгәртеп, укытучы кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, тормышның төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы Нурзидә апа – бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынга үрнәк шәхес.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса