Балалар иминлеге күз уңында булсын
Сентябрь аенда республикада балигъ булмаган балаларга карата ике резонанслы җинаять кылынды.
12 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең бер мәктәбенә уку процессы барган вакытта билгесез ир кеше үтеп керә. Ул өченче катта урнашкан кызлар бәдрәфендә 5 сыйныф укучысын көчли.
17 сентябрьдә Казан шәһәрендә балалар иҗат үзәгендәге түгәрәктән кайтып килүче 8 яшьлек кызчыкка карата җенси характердагы җинаять кылына.
Балигъ булмаганнарның җенси иминлегенә каршы җинаятьләргә ата-аналар тарафыннан тиешле контроль булмау, мәгариф һәм ял оешмалары педагоглары, администрациясенең балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрмәү нәтиҗәсендә юл куелган.
Бу җәһәттән, район эчке эшләр бүлеге мәгариф оешмалары җитәкчеләренә укытучылар, техник персонал, ата-аналар, укучылар арасында куркынычсызлык чаралары буенча аңлату эшләре алып барырга киңәш итә. Балаларны мәктәпкә барганда һәм кайтканда өлкән туганнары озатып йөрергә тиеш.
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, террор күренешләрен булдырмау максатыннан мәктәпләрдә, башка мәгариф объектларында керү-чыгу режимын да көчәйтү сорала.
Наил Мостафин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа