Балалар иҗат үзәгендә “Коррупция – юк!” исемле чара үтте
Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә “Коррупция – юк!” исемле чара һәм әлеге темага багышланган квес-уен үткәрелде.
Уенда Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе һәм Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты.
Чара башланганчы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков чыгыш ясады.
-Илдә килеп туган вәзгыять сәбәпле, катнашучылар санын чикләдек. Чарага килүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Бүген кызыклы ярыш булыр, дип уйлыйм. Катнашучыларга уңышлар юлдаш булсын, - дип теләкләрен җиткерде ул.
Чара район мәгариф бүлеге һәм балалар иҗат үзәге белән берлектә әзерләнгән. Аны балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Рамил Имамов алып барды. Уен бик җанлы башланды. Бәйге таләбе буенча ике команда да үз капитанын билгеләде, исем уйлап таптылар. Биш кешедән торган команда биремнәр үтәүдә сынатмаска тырышты. Коррупциягә темасына кагылышлы сорауларга төгәл җавап биреп тапкырлыкларын күрсәттеләр. Ребус та чиштеләр, мәкальләрнең ахырын тәмамладылар, рәсем ясадылар, шулай ук команда капитанары да үз биремнәрен уңышлы башкарып чыктылар. Жюри составы - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, район җәмәгать судьясы Миләүшә Галимова, мәгариф бүлеге юристы Гүзәл Әхмәтова командаларның һәр чыгышын игътибар белән күзәттеләр. Һәр дөрес җавап баллар белән бәяләнде.
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе командасы җиңүче булды. Беренче номерлы гимназия командасы бары берничә балл белән генә калышты. Шулай да, бәйгенең мөһимлеге - балаларның теманың асылына төшенүендә, коррупция проблемасын тирәнтен аңлавында иде. Һәм укучылар үзләренең тапкыр чыгышлары белән моны расладылар.
Әлеге чарага шулай ук республика конкурсында җиңү яулаган укучы да чакырылган иде. Урахча мәктәбеннән Зәринә Атнагулова (җитәкчесе Л.М.Макарова) “Бел һәм булдырма” (“Знай и не допускай”) коррупциягә каршы юнәлешле республика конкурсының “Апликация” номинациясендә беренче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа