Балалар боз өстендә сак булсыннар
Узган атнада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Анда онлайн режимында муниципаль район комиссияләре әгъзалары катнашты. Утырышта елгаларда боз кату чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәлә каралды.
Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ачты. Ул гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең су объектларында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. ”Кешеләрнең һәлак булуына юл куймауга багышланган профилактик чаралар күрүгә карамастан, агымдагы елда сулыкларда 91 кеше, шул исәптән 6 бала батып үлде. Узган елның бу чорына 81 кеше, 3 бала һәлак булган иде. Хәзер дә балаларның ныгып җитмәгән бозга керүләре турында хәвефле хәбәрләр килеп тора. Балаларның сулыкларда һәлак булуына төп сәбәп өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль җитмәү әлбәттә. Шуңа да барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә бу мәсьәләне шәхси контроль астына алырга кирәк. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган аңлату эшләре алып бару мөһим, - диде ул.
1-30 ноябрьдә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мәгариф министрлыгы белән берлектә гомум белем бирү учреждениеләрендә су объектларында куркынычсызлыкка багышланган айлык игълан итте. Аның кысаларында мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Бозда игътибарлы бул!” дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы уздырыла. Хәзер аның беренче, мәктәп этабы бара.
Кешеләрнең ныгымаган бозга чыгуларын кисәтү максатыннан барлык муниципаль районнарында мобиль патруль группалар эшли башлады.
“Профилактик эшне балалар белән генә түгел, өлкәннәр арасында да көчәйтергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары балалар керү ихтималы булган һәр күлне, буаны контрольгә алырга тиешләр,- дип басым ясады Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы Рафис Хәбибуллин.
Утырыш ахырында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчеләрне балаларның юка бозга чыгуларын кисәтергә чакырды. Гражданнарның сулыклардагы куркынычсызлыгының муниципаль хакимият җаваплылыгында булуын искә төшерде. Бу хакта “Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законда да анык әйтелгән.
Таңсылу Минһаҗева.
фотоmediazavod.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia