Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бала әнисенең күкрәк сөте белән агуланып үлгән

Тикшерү дәвам итә

 Алтай Республикасында тикшерүчеләр дүрт айлык бала үлгәннән соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 11 гыйнвар көнне Тау-Алтайда яшәүче бер ханым үзенең туган көнен билгеләп үткән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган. Шуннан соң ул улы янына йокларга ята. Хатын күкрәк сөтендә сабыйның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч дәрәҗәдә спирт булуын белә. Әмма шуңа да карамастан, «11 гыйнвардан 12 гыйнварга каршы төндә 4 айлык баланы сөт белән тукландыра, бу сабыйның агуланып үлүенә китергән», диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр әлеге гаиләдә килеп туган хәлләрне ачыклый һәм балаларның яшәү шартларын тикшерә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/4-aylyk-bala-nisene-kkrk-ste-beln-agulanyp-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса