Бакчада эшләгәннән соң кулны рәткә кертү өчен бик файдалы КИҢӘШ
Бакчада эшләгәндә, күп кенә хатын-кызлар кулларына перчатка кияргә яратмый. Эштән соң кул тиресе каралып, кытыршыланып та калгалый. Кулларыгыз нәфис булсын өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез:
Даруханәдә сатыла торган өч процентлы водород перекисе эремәсенә (100 гр) 10-20 гр нашатырь спирты һәм табак-савыт юа торган сыеклык яки порошок салабыз да кулларыбызны шул катнашмага тыгып торабыз. Соңыннан кулны сабын белән юабыз, тукландыргыч крем сөртәбез.
фотоpclady.ru
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bakchada-eshlgnnn-so-kulny-rtk-kert-chen-bik-faydaly-kish
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа