Бакчачы Мәймүнә Моталлапова: “Һәр яшелчәнең сортын белү мөһим”
Масловка авылыннан Мәймүнә Моталлапованы районыбызда белмәүчеләр юктыр. Оста бакчачы ул.
Бакчасында нинди генә төр яшелчә, җиләк-җимеш үстерми. Һәркайсының сортын, үстерү үзенчәлекләрен белә. Теләгән кешегә ярдәмен дә, киңәшен дә кызганмый.
-Хәзер кайбер төр яшелчәләрне чәчәргә вакыт инде. Минем татлы борыч, баклажан, теплицада иртә өлгерә торган помидорларым тишелеп чыкты. Җиләкләрдән “Али Баба”, “Руяна”, “Александрия” сортларын чәчтем. Әлеге каен, җир җиләкләре үсентеләрен бакчага чыгаргач, алар июньнән октябрь аена кадәр уңыш бирергә сәләтлеләр, - ди Мәймүнә ханым.
Болардан тыш ул безгә суганның салат өчен үстерелә торган “Эксибишен”, “Форелок” сортлары турында сөйләде, бакчачылар өчен башка бик күп файдалы киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia