Бакча күрке - чәчәкләр
Күпләр чәчәк үстерүне мәшәкатьле эшкә саный. Күзне иркәли торган гөлләрне өйдә рассадага чәчеп кенә үстерергә мөмкин, дип уйлый кайберәүләр. Без сезгә турыдан-туры түтәлгә генә үстерә торган күпьеллык чәчәк исемлеге тәкъдим итәбез.
Төрек канәфере
Алы, агы, шәмәхәсе, чуары – төрле төсләр белән иртә җәйдән көзгәчә чәчәк атучы бу гөлне рассада белән үстереп мәшәкатьләнәсе юк. Лаләләр чәчәк атып бетереп, әле җәйге купшы гөлләр бөреләнгәнче, бакчаны төрек канәфере бизи.
Җәй башында яки көз көне (октябрьдә) аны турыдан-туры туфракка гына чәчәләр. Көз көне чәчкәндә туфрак та, орлыклар да коры булырга тиеш, су сибәргә кирәкми. Беренче елны чәчәк атмый. Туфракка талымсыз, кояшлы урынны ярата, ярым күләгәле урыннарда да үсә. Су җыелып торган урынны яратмый.
Кыңгырау гөл
Зәңгәре, шәмәхәсе, агы, алсу төслесе була. Шул ук елны чәчәкләрен күреп куаныр өчен, иртә язда рассадага чәчәргә кирәк. Алай мәшәкатьләнергә теләмәсәгез, җәй башында яки көздән туфракка гына да чәчә аласыз. Бер урында күп еллар үсә ала. Ярым күләгәле урынга утыртсагыз яхшырак, кояш күзендә чәчәкләрен тиз атып бетерә. Корылыкны авыр кичерә.
Нивяник – ак ромашка
Башка гөлләр кебек, утырткан елны ук чәчәк атсын өчен, аны рассадага чәчеп үстерәләр. Туфракка исә җәй башында яки көзен чәчәләр. Беренче елны тамыр системасын гына үстерә. Талымсыз, корылыкка чыдам.
Настурция
Туфрак җылыну белән, түгәрәк эре орлыкларын 12 сәгать суда бүрттереп, түтәлгә тезеп чыгыгыз. Бик тә талымсыз, иртә җәйдән кара көзгә кадәр сары, кызгылт сары эре-эре чәчәкләре белән сөендерер ул. Көздән коелган орлыкларыннан киләсе елга кабат тишелеп чыга. Кояшлы урынны бик ярата.
(https://syuyumbike.ru/)
Чәчәкләрне ничек
карарга?
Чәчәкләрне дөрес карау аеруча мөһим. Беренче чиратта, уртача дәрәҗәдә су сибүне онытмаска кирәк. Кояш актив булмаган вакытта (иртән яки кич) су сибү яхшырак. Туфракта туклыклы матдәләр аз булганда, органик ашламалар (компост, черемә) яки минераль ашламалар кулланырга була. Ләкин ашламаларны чәчәкләрнең ихтыяҗларына карап сайларга кирәк.
Чәчәк түтәлләрен ничек ясарга?
Чәчәк түтәлләре ясаганда, урын сайлау аеруча мөһим. Күпчелек чәчәкләр кояшлы урыннарны яраталар, ләкин астильба яки хоста кебек үсемлекләр ярым күләгәдә дә яхшы үсәләр. Чәчәкләрнең биеклеген, төсен һәм формасын исәпкә алып, гармонияле композицияләр булдырырга тырышыгыз. Мәсәлән, түтәл уртасына биек чәчәкләр, ә читләренә тәбәнәк үсемлекләр утыртырга була.
Декоратив элементлар (ташлар, агач бортиклар, керамик чүлмәкләр) ярдәмендә участокның уникаль дизайнын булдырырга мөмкин. Чәчәкләрне карауны иртә яздан башларга кирәк: туфракны әзерләргә, чүп үләннәрен бетерергә, ашлама кертергә. Кыраудан зыян күргән чәчәкләрне агросүс белән капларга яки башка материаллар ярдәмендә сакларга кирәк.
( https://almet-rt.ru/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia