Бәдретдинов гаиләсе мул тормышта гомер итәләр
Район үзәгендә үз хезмәтләре белән тыйнак кына яшәүче Бәдретдиновлар гаиләсен бүген дә күпләр хөрмәт итә.
Алар бер-берсенә терәк булып сокланырлык матур гомер кичерәләр. Үзенең 80 яшенә якынлашып килүче гаилә башлыгы Васил Фатыйх улы Бәдретдинов районыбызның Түбән Тегермәнлек авылында ишле гаиләдә туып үскән. Әтисе Фатыйх абзый гомере буена авылда терлекчелектә хезмәт куйган, мал табибы булып та эшләгән. Әнисе Рәкибә апа да эшчән, сабыр, киң күңелле һәм ярдәмчел хатын булган. Матур, тигез гаиләдә алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Кечкенәдән төпле хезмәт тәрбиясе алганга алар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәгәннәр. Аннары, үз бәхетләрен туган җирләрендә табулары белән дә башкалардан нык аерылалар. Гаиләдә биш кыз арасында абыйсыннан соң икенче булып дөньяга килгән Васил да туган җирен ташлап китмәгән. Армия хезмәтен Белоруссия республикасында үткәрә егет. Урман эчендәге полигонда алар зур төзелеш эшләре алып баралар. Биредә бер ел хезмәт иткәч, аны бер елга Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Аннан кайткач хәрби частендә егетне отделение командиры итеп билгелиләр. Ул чорларда Советлар Союзының төрле почмакларыннан җыелган частьтә 23 милләт вәкилләре дус-тату хезмәт итә. Өч ел хезмәтен тәмамлап егет старшина дәрәҗәсендә туган авылына кайта. Бу вакытта авыл җирләрендә үскән егет-кызларны берничә айга ВЛКСМның район комитеты юлламасы белән Түбән Камадагы Бөтенсоюз комсомол төзелешенә озаталар. Яңа гына хәрби хезмәттән кайткан егет тә шулар арасына эләгә. Удар комсомол төзелешендә биз тиз үз итәләр үзен. Биредә бер ел эшләгәннән соң, туган авылына кайтып үзенең күзе төшеп йөргән, күршеләрендә яшәүче тәртипле гаиләдән эш сөючән, сөйкемле кыз - Лира белән никахлашалар. Эш урынында аларга яңа йорттан фатир бирәләр.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia