Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айрат Зәйнуллин:"Эшебез уңышлы бара, зарланырлык түгел"

“Кышлату чорына ныклы азык запасы белән кердек. Шуңа күңелебез тыныч», - ди фермер.

Бүгенге көндә фермерлык белән шөгыльләнүчеләр авылларның тоткасы дисәк дә ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган фермаларны төзекләндереп, я булмаса яңаларын төзеп үз эшчәнлекләрен булдырган фермерлар гади эшмәкәрләр генә түгел, алар авыл тормышына яңа сулыш бирүчеләр дә әле.

Зәңгәр Күл авылындагы “Зәйнуллин А.Ф.” хуҗалыгы да шуларның берсе. 1999 елда төзелгән “Алан” исемендәге крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүгенге көндә исемен генә түгел, җисемен дә үзгәрткән. Килү максатыбыз аның эшчәнлеге белән киңрәк танышу иде.

КФХ җитәкчесе Айрат Зәйнуллинны хезмәт урынында - фермада очраттык.

–Эшебез уңышлы бара, зарланырлык түгел, – дип каршылады ул безне. –Хәзерге вакытта 250 гектар җиребез бар. Бөртекле культуралар игәргә дә, күпьеллык печәнгә дә җитәрлек. Техниканы яңартып торабыз. Биш тракторыбыз: ике МТЗ-82, бер МТЗ-80, бер ЛТЗ-60 АБ, бер ДТ-75 ел тәүлеге эшкә җигелә. Һәркайсы тиешле агрегат белән җиһазландырылган. Урак чорында файдаланыр өчен ике комбайныбыз бар, – ди ул.

Хуҗалыкның төп эшчәнлеге терлекчелеккә нигезләнгән. Базар мөнәсәбәтләренә җайлашып эшли алар. 4-5 айлык бозауларны алып тәрбияләү һәм аларны үстереп сату – күпмедер дәрәҗәдә табышын да бирә.

Дистә ел эчендә хуҗалык үсеш алган, киңәйтелгән. Айратның тормыш иптәше Тәгъзимә дә шәхси эшмәкәр буларак “Зәйнуллина Т.М” хуҗалыгын оештырган. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бирелгән дәүләт ярдәме дә нык сизелә. 2012 елда Айрат Зәйнуллин “Гаилә фермасы” буенча 1 миллион 100 мең сум грант откан булса, узган ел Тәгъзимә “Эшен башлаучы фермерларга ярдәм” программасында катнашып 2 миллион 997 мең сум грантка ия булган. Әлеге акчага  хуҗалыкта күләмле эшләр башкарылган. Малларның баш саны арткан, терлекчелек биналары яңартылган, техника-агрегатлар алынган. Хуҗалыклар кышлату чорына җитәрлек ныклы азык запасы белән кергән. Хәзерге вакытта аларның төп бурычы терлекчелектә ныгытып эшләү, сынатмау.

–Бүгенге көндә икебезнеке бергә 87 баш мөгезле эре терлек бар. Маллар һәр көнне һавага чыгарыла. Кышкы бураннардан, көзге яңгырлардан ышыклау өчен өсте ябулы карда ясадык.  Җылы булсын өчен салам түшәлде, –  ди Тәгъзимә Зәйнуллина.

Терлекләр ике бинада асрала. Янәшәдә печән һәм саламнарны куяр өчен янәдән ике бина төзелгән, шулай ук бер ашлык саклау склады бар.

–Бөтенесе дә җитеш. Шуңа күрә күңел биреп эшлибез. Әле тагын да күбрәк җир алып эшләргә мөмкинлегебез бар. Берничә авылдашыбыз үзләренең рәсмиләштерелгән пай җирләрен безгә арендага бирергә җыеналар. Аның өчен аларга яңа уңыштан, һәр пай җиренә исәпләп, 5 әр центнер икмәк биреләчәк, – ди Айрат Зәйнуллин.

Фермерлар әнә шулай авылдашлары белән бергә дустанә мөнәсәбәттә яшиләр, тотрыклылык саклап, тырышып хезмәт куялар.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса