Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айрат Сафин: " Коллективыбызның  легендар хезмәткәре ул"

Фәһим Гыймаевның автомашина руле артына утыруына инде 53 елдан артык  вакыт үтеп тә киткән.

Районыбызның Түбән Тегермәнлек авылында туып үскән бу егет кечкенәдән әнисенә булышып олы хезмәт чыныгуы алган. Мәктәпне тәмамлагач район үзәгенә килеп олы заводны хәтерләткән район «Селхозтехника» берләшмәсенә эшкә урнаша. Егетне ул вакытларда эшләре гөрләп барган торфотрядка эшкә кабул итәләр. Аннан соң үзенә йөкләнгәнне яратып, җиренә җиткереп башкаруын искә алып ул еллардагы берләшмә җитәкчесе Ирек Хәсәнов аны элеккеге авторота дип йөртелгән оешмада Казан шәһәре вәкилләре тарафыннан оештырылган автомобиль йөртүчеләр хәзерләү курсларына укырга җибәрә.  Укуын  уңышлы төстә тәмамлап кайтканнан  бирле ул шушында хезмәт куя. Үзе әйткәндәй, биредә эшләгән елларда аңа бөтен Советлар Союзын диярлек аркылыга-буйга гизәргә туры килә. Халык телендә  «юл газабы,...» дисәләр дә ул бер вакытта да сыкрануны-зарлануны белми, юлда йөрүдән туймый. Төннәр буена юлда ватылып яисә батып ятуларның күбесе инде хәтер дәфтәреннән сызып та атылган. Иң әһәмиятлесе, ул җитәкчеләре Илья Ивановка барсы өчен дә рәхмәтле. Эшләгән кешенең кадерен белә белде, эшеңә карап хезмәт хакын түләде, кирәк вакытта аталарча киңәшләре белән күңелне күрде, башкалар тарафыннан беребезне дә җәберләргә юл куймады,- дип үз фикерләре белән дә уртаклашты ул. Шулай итеп аңа биредә хәрби хезмәт чорларын да исәпкә алып 8 ел дәвамында, хәтта ял бәйрәмнәрне дә белмичә күп вакытын ерак юлларда үткәрергә туры килә. Автомашина, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы агрегатларына запас частьләр алырга Белоруссия, Украина, Балтыйк буе республикаларын гизә,  Себер якларында да еш булырга туры килә аңа. Әле тагын да эшләр иде дә. Тик 1978 елда иң яңа автомашиналы егетләрне туплап ул вакытта яңа оешып килүче “Сельхозхимия” берләшмәсенә күчерәләр аларны. Әле бүген дә ул биредә алыштыргысыз хезмәткәр. Кышын җәен юлдан кайтып керми.

-Коллективыбызның  легендар хезмәткәре дип атарга мөмкин аны. Нинди генә катлаулы, авыр, бер мизгелдә башкарып чыгарга чөмкин булмаган төсле тоелган рейсларны һичкенә дә икеләнмичә аңа ышанып тапшырсаң, бервакытта да сынатуны белми ул безнең аксакалыбыз,- ди аның турында район «Агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Айрат Сафин. Бик югары бәя һәм моннан да төгәл, дөрес әйтүнең кирәге дә юктыр мөгаен.

Иңендә бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе булган бу егеткә дә алда әйткәнебезчә бик күп мәртәбәләр проблемалы хәлләр белән очрашырга туры килә. Әле бүген дә кайбер  автотранспортчыларыбыз искә алырга да курыккан, аны хәтердә яңартырга яратмаган, ерак 90 нчы еллардагы галәмәтләрне, юлда талау,кыйнау хәтта үтерү  очракларының  һәр көнне диярлек кабатланып торуларын башыннан күп кичерсә дә, мин картайдым инде, дип  тик утыруны белми, яшьләр кебек җитез өлгер ул, берүк күз генә тия күрмәсен үзенә, әле дә ерак юллардан кайтып керүне белми. Аллах саклады безне,- ди Фәһим  артык нечкәлекләргә бирешмичә.  Барысы да хезмәткәрнең үзенә бәйле диләр бит.  Кеше арасында үз үзеңне дөрес тота белү, артык күп сөйләшмәүнең дә файдасы тими калмагандыр мөгаен.  Зирәк акыл ияләре дә бит эндәшмәү алтынга тиң,- дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Чөнки әле бүген дә коллективта ул  үзенең  тырышлыгы, хезмәт сөючән тыйнак булуы белән  башкалардан бик нык аерылып тора. Киләчәктә дә  имин юллар, саулык-сәламәтлек телисе килә үзенә.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса