Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айдар Галимовның тавыш операторы Төркиядә фаҗигале төстә һәлак булган

Əлеге котычкыч фаҗигә Төркиянең Сиде шәһәрендә урнашкан Side Town Hotel кунакханәсендә булган.

"Айдар" студиясендә тавыш операторы булып эшләүче Марсель Нагыймов ялның икенче көнендә 7нче катның балконыннан егылып төшкән. Дуслары хәбәр итүенчә, егет балкон култыксасына терәлеп торган булган. Ул сынып егет егылып төшкән һәм шундук һәлак булган. Төркия полициясе егетнең канында алкоголь табылган дип бара һәм шул сәбәпле, иминият акчасын түләүлән баш тарта.
- Марсель бездә 3 ел эшли. Эшенә карата бик җитди һәм җаваплы, аның белән эшләве үзе бер рәхәт иде. Бик кешелекле иде дә. Марсельның һәлак булуы - студиябез өчен зур югалту, - ди «Айдар» студиясе директоры Павел Волонихин.

 

Социаль челтәрләрдә Марсельнең туганнары ярдәм сорап яза. Башта аларга Төркиядә рус, төрек телләрен белгән юрист табарга кирәк. Аннан соң, Марсельнең гәүдәсен туган илгә алып кайтасы бар. Кызганычка каршы, әлеге мәшәкатьләр бик чыгымлы. Ярдәм итәргә теләүчеләр 639002069032891267 Сбербанк номерына акча күчерә ала.

 фото архив

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aydar-galimovny-tavysh-operatory-trkiyad-faigale-tst-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса