Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыр туфрагың җиңел булсын!

Яңа Сала авылында туып Анатыш авылында гомер кичергән кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез,  оныкларының яраткан бабалары Хатыйп Имаметдин улы Гайфиев бакыйлыкка күчте.

Аны соңгы юлга озатырга килүче һәркемгә: мораль һәм матди ярдәм күрсәтүче якын туганнарыбызга, Анатыш авылы халкына, җирле үзидарәсенә, дусларыбызга, хезмәттәшләребезгә, күршеләребезгә, Яңа Сала авылы кешеләренә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Озак, 35 еллар дәвамында гаиләбезнең авыр минутларында ярдәм кулы сузган район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм, терапия, хирургия бүлеге хезмәткәрләренә, баш табиб М.Р. Китаевка, Р.Ф. Гаязовка, Б.М. Әминовка һәм башка табибларга, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе М.М. Җаббаровка гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын.

Гайфиевлар гаиләсе.

Анатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса