Авылымның якты йолдызлары
Авылым тарихы... Еллар агышында югалмаган, гасырлар чоңгылында адашмаган, язмышлар сынавында чыныккан батыр һәм матур күңелле кешеләре белән Ватаныбыз тарихында лаеклы урын алырга хаклы ул.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халкыбыз.Үткәннәребез музейларда, китапханәләрдә,өлкән буыннарның хәтерендә яши.
Сугышта катнашкан авылдашларыбызның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан авылыбыз уртасында аларның исемлеге язылган мемориал истәлек куелды. Хәбәрсез югалганнарның, сугыш кырында ятып калганнарның фотолары, алар турында истәлекләр туплана. Архив материаллары, гаилә альбомнары, өлкән буыннарның мәгълүматы буенча яңа исемнәр, язмышлар ачыклана. Еллар узган саен үткәннәрнең кыйммәте арта гына бара, ә кеше язмышлары кайтаваз булып хәтердә яңара. Хәтердә яңарган вакыйгалар сине гасыр башына алып кайталар. Гасырның давыллы еллары авылым кешеләрен ничек кенә сынамаган, бер гаилә кешеләрен төрле тарафларга тараткан икән бит. Шул бер гаилә мисалында гына да илдә барган вакыйгалар никадәр колачлы, шул ук вакытта фаҗигале икәне дә күз алдына килеп баса. Менә бу юлы да эзләнүләрем мине тагын бер ачылмый күләгәдә калган кеше язмышларына китерде...
20 нче гасыр башындагы давыллы еллар җиле, әлбәттә, минем туган авылым Балтач (Юлсубино) авылына да кагылмый узмаган. Моңа кадәр дә тарих сынауларына дучар ителгән татар халкына яңалары өстәлеп торган. Яңа тормыш кемнәргәдер ирек, хөррият бирсә, кемнәрдер барысын югалткан. Йортын, мөлкәтен, нигезен, туган җирен... 20 нче гасыр башында Мәскәү өлкәсеннән туган авылына кайтып урнашкан Бәдамшиннар гаиләсе дә илдә барган сәяси вәзгыятьтән тынгылык эзләп кайта күрәсең. Гаилә башлыгы Яруллин Бәдамша Ярулла улы (Байдамаш, архив материалларында шушы исем белән бирелгән) заманы өчен хәйран гына хәлле кешегә охшаган, Мәскәү өлкәсе тирәсендә хәтта үзенең берничә мануфактурасы да булган.
7 баласы белән Бибигайшә апаны авылда калдырып, Алма-Ата өлкәсенә налог җыючы булып эшкә чыгып китә. Архив документларында да бу турыда мәгълүмат бар, Кербулак районы, Кугалыда яшәве әйтелә. Күрәсең, гаилә башлыгының үзен дә, гаиләсен дә яңа хөкүмәтнең эзәрлекләвеннән саклыйсы килгән. Ләкин илдә барган үзгәреш җилләре аларның да капкасын шакый. Бәдамша абыйның төпчек кызы Суфия апа (бүгенге көндә инде мәрхүмә) сөйләве буенча, әтисен ике тапкыр Чистай төрмәсенә алып китеп япканнар. Беренчесендә өенә кире кайтаралар.Төнлә Чистайдан җәяү кайтып кергән әтиләрен ничек каршылаганнарын Суфия апа күз яшьләрсез сөйли дә алмый.
Абыйсы Ибраһим, апалары әтисе алдына менеп утыралар, ә кечкенә Суфия нишләргә белмичә алар тирәсендә бөтерелә.”Суфияне дә утыртыйк инде”- дип әтиләре кечкенә кызчыкны алдына утырта. Ләкин яңа җәмгыять төзүне максат итеп куйган хакимият Бәдәмшиннар гаиләсен тынычлыкта калдырмый.1937 нче елның 20 нче ноябрендә УНКВД ның Өчлек тарафыннан кулга алына һәм 58 нче статья буенча хөкем ителеп 1 нче декабрьдә атып үтерелә... Бары тик 1989 нчы елның 27 нче апрелендә генә аклана. Ә бу елларга кадәр әле “халык дошманы” балалары булып яшәргә туры килә Бәдамшиннарга. Арада бердәнбер ир затыннан булган Ибраһим сугышка кадәр Казан шәһәренә барып типографиягә эшкә урнаша. Әмма “кулак баласына” дәүләт эшләрендә эшләү хокукы бирелми. Кире авылга кайтудан башка чара калмый. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана, бу гаиләдән Ибраһим һәм аның ике апасы сугышта катнашалар. 18 яшьлек Ибраһим сугышка 1943 нче елны алына.18 яшьлек егет 435 нче (ОСАПБ) аерым сапёрлар әзерли торган частьта сугыша.1944 нче елның 3 нче августында Литва өлкәсе, Алитус шәһәре, Больчуны авылы тирәсендә һәлак була. Сосновка авылында дүртенче каберлеккә күмелгән.(Архив материаллары буенча) Бүгенге көндә Ибраһим абыйның әнисенә язган соңгы хаты мәктәп музеенда саклана. Бу хатын Ибраһим 27 нче июльдә язган.”Без нимән елгасына 15 км.җирдә бүген, әни озакламый сугыш бетәчәк, безнекеләр гел алга баралар “- дип яза ул бу хатында.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Фәйрүзә Бәдамшина,
Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа