Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылларда тормыш кайный

Бүгенгесе көнне район үзәгеннән еракта урнашкан авыл җирләрендә халыкның тормышы, яшәеше ни хәлдә?

Алар үз язмышларына борчылып, кимсенеп гомер итмиме?  Без әнә шушындый сорауларга төпле җавап ишетү максатыннан районыбыздан шактый  читтә урнашкан Шомырбаш авыл җирлеге башлыгы И.Н. Сафин белән очрашып, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 
 - Исмәгыйль Нәгыймович, әйтегез әле, район үзәгеннән читтә урнашкан авылларда халык бик кимсенмиме, укучы балалар, гомумән, яшьләр читкә ашкынмыйлармы? Авылда күпме халык исәпләнә һәм алар нинди тормыш  рәвеше алып баралар?
– Иң элек, сезнең “бик читтә” дип басым ясап әйткән сүзегезгә беркадәр ачыклык кертеп үтәсем килә. Безнең авыл җирлеге Казан шәһәреннән- 100, район үзәгеннән- 65  километр ераклыкта урнашкан. Шулай булгач, аны алай дип әйтеп тә булмый. Аннары, халык телендә, юл - тормыш артериясе дип бик дөрес әйтәләр. Менә шуны алгы планга куеп район җитәкчеләре авылларда юл проблемаларын уңай хәл иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Бүгенгесе көнне барлык авыл араларына һәм район үзәгенә яхшы асфальт юл салынганлыктан без алай  үзебезне бик читтә яшибез дип әйтә алмыйбыз. Безнең авыл җирлеген кисеп үтүче олы федераль дәрәҗәдәге М-7 автомобиль трассасының да үз уңайлыклары күп. Безнең җирлеккә бүгенгесе көнне 4 авыл керә. Шомырбаш, Таулар, Алан-Полян, Кызыл Йолдыз төбәкләрендә барлыгы 462 кеше яши һәм анда 201 хуҗалык исәпләнә. Халык нык, таза, җитеш тормышта гомер кичерә. Авылларыбыз яшьләренең 39 ы мәктәптә, 13 е республикабызның югары һәм махсус уку йортларында белем алалар. Мәктәпкәчә яшьтәге  18 бала исәпләнә. Күргәнебезчә, һәр төбәктәге кебек бездә дә  балалар саны бер дәрәҗәдә сакланып килә, дип әйтергә мөмкин...
Дәвамын "Авыл офыклар" газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев