" Авыл офыклары"редакциясе Күгәрчен авылында кунакта
Бүген районыбызның иң зур авылларының берсенә – Күгәрченгә юл алдык.
Укымышлы, мәгърифәтле авыл
Сәфәребезне куанычлы хәбәр җиткерүдән башлыйсы булдык. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте ел саен үзендә нәшер ителүче газета-журналларга язылучылары арасында призлар уйната. Инде ничәнче ел рәттән истәлекле бүләкләргә Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Әсәтулла кызы Закирова да ия булды. Быел исә “Татмедиа” җәмгыяте тарафыннан аңа кыйммәтле бүләкләрнең берсе – смартфон тапшырылды. Мәктәпкә килүебезнең төп максаты да җиңүчене тәбрикләү иде.
–Әлеге бәйгедә 2014 елдан бирле катнашып киләм. Газета-журналларга күпләп язылуым отыш өчен түгел әлбәттә. Әмма бүләк алуы, ни дисәң дә, күңелле инде, - ди Тәнзилә Закирова, ихлас рәхмәтен җиткереп. - Бүгенгесе көндә 12 төрдә басма матбугат алдырам. "Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф", “Идел”, "Ялкын", “Сабантуй”, “Чын мирас” журналлары, "Авыл офыклары", "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", "Көмеш кыңгырау", “Ачык дәрес” газеталары эшемдә беренче ярдәмчеләрем. Мин аларны сыйныфтан тыш сәгатьләрдә кулланам. Укучылар белән андагы материалларны карыйбыз, фикер алышабыз, – ди ул.
...Дәрес тәмамланганны көтеп укытучы белән аның сыйныф-кабинетына үтәбез. Бер читтәге өстәлгә пөхтә итеп дистәләрчә төрдә гәҗит-журналлар куелган. “Һәр санын шушында алып килеп куям”, - ди Тәнзилә ханым безнең гаҗәпләнүле карашыбызны күреп. Аннан безне укучыларының уңышлары белән таныштырып үтә.
–20 гә якын укучы иҗат белән шөгыльләнә. Дәрестән тыш өй эше итеп нинди дә булса теманы бирәм. Беркадәр вакыттан соң әлеге язмаларны җыеп анализлыйбыз, төзәтмәләр кертәбез. Иҗат эшләрен “Авыл офыклары”на, “Көмеш кыңгырау”, “Ялкын”, “Сабантуй”га юллыйбыз. “Ялкын”ның соңгы санында әнә Айнур Әхмәдиевның “Үз телем кирәкле булсын” дигән язмасы басылган. Үзләренең язмаларын газета битләрендә күреп балалар бик сөенәләр. Ул аларга канат куя. Басылган материалларын җыеп барабыз, махсус китапчыклар ясыйбыз, – ди мөгаллимә.
Чыннан да куанырлык уңышлары бар күгәрченлеләрнең. Араларында иҗат бәйгеләрендә, фән олимпиадаларында катнашып җиңү яулаучылары да байтак. Быелгы уку елында 9 сыйныф укучысы Адилә Мингарипова белән 11 сыйныф укучысы Мәдинә Сәлахиева татар теле һәм әдәбияттан призер булганнар. Бу инде укытучы белән укучының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән уңыш. Адилә укуын мәктәптә дәвам итәргә уйласа, Мәдинәнең бар хыялы бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып КФУның татар теле филологиясе факультетына укырга керү икән.
–Татар теле һәм әдәбиятын бик яратам. Бәлкем бу гаҗәбрәк тә тоелыр, әмма мин күптән инде үз алдыма татар теле буенча КФУга керүне максат итеп куйдым. 9 сыйныфта төп дәүләт имтиханнарында сайлап алу фәненә дә татар телен алган идем. Аннан югары балл җыйдым. Мәктәп, район олимпиадаларында, шигырь конкурсларында катнашып киләм. Татар теле фәненә мәхәббәтне миңа иң элек укытучым Илзирә Кәримуллина уятты. Хәзер икенче елымны Күгәрчен мәктәбендә Тәнзилә Әсәтулловнада укыйм, – ди Балтач авылы кызы Мәдинә.
Чибәр, сөйкемле, шул ук вакытта тәвәккәл дә ул. КФУда үткәрелә торган фәнни конференцияләрдә катнашып үзен сынаган, төбәкара олимпиадаларда икенче урынны яулап Дипломнар белән бүләкләнгән Мәдинәгә “Афәрин, хыялларың тормышка ашсын!”, - диясе генә кала.
Туган телем – үз телем
Агымдагы елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителүе җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алынды. Мәгариф, мәдәният учреждениеләре аны яктыртуга бердәм рәвештә керештеләр. Шул уңайдан Күгәрчен мәктәбенең иркен, киң залының бер почмагына милли бизәлештәге экспозицияләр белән баетылган күргәзмә оештырылган.
–Туган тел айлыгында укучы кызларыбыз калфактан, ә малайлар түбәтәйдән йөрделәр. Аларны күреп күңел сөенде. Асылыбызга кайту дияр идем мин моны, – ди уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Әгъзамова.
Әйе, без әкренләп әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребезне яңарту, телебезне үстерү өстендә эшли башладык. Әнә, күргәзмәдәге чигүле ашъяулыклар, мендәр тышлары, матур үрнәкләр белән бәйләнгән шәл, оекбашларны күреп исең китәрлек. Үрнәк алырлык кул эшләнмәләре күп монда.
Балалар бакчасында
Яңарту, үстерү дигәннән гаиләдә алынган тәрбиянең балалар бакчаларында дәвам итүен дә әйтеп үтми мөмкин түгел. Мәктәпнең “Каенкай” мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә нәниләрне ана телендә камил сөйләшергә өйрәтеп, милли аңлы итеп тәрбияләргә тырышалар. Әле кайчан гына әби-бабаларыбызның йолаларына таянып “Каз өмәсе” үткәрелсә, бүген инде алар язны каршылау бәйрәменә – Нәүрүзгә әзерләнәләр. Балалар рус һәм татар телләрендә шигырьләр, күмәк җыр-биюләрне өйрәнәләр.
Биредә дә элекке гореф-гадәтләрне, тарихыбызны чагылдырган күргәзмә оештырылган. Әлеге матурлыкны тудыруда һәркем үз өлешен кертергә тырышкан. Коллектив ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә яши. Күгәрчен урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Кәримуллина күңелендә яңадан-яңа иҗади идеяләр туып кына тора.
“Эшлиселәребез күп әле безнең, иң мөһиме, балаларга туган телебезгә карата мәхәббәт уятырга, изгелек, шәфкатьлелек төшенчәсен аңлатырга, әби-бабаларыбыздан килгән күркәм йолалар, гореф-гадәтләрне җиткерергә тиешбез”, – ди ул.
Әнә шулай яши бүген Күгәрчен. Саубуллашып кайтыр юлга чыкканда да без әле алган тәэсирләрдән арынмаган идек. 34 ел педагоглык стажы булган Тәнзилә Закированың бүгенге матбугатка якты карашы, укучыларның иҗатны яратулары, балалар бакчасындагы әдәп-әхлак тәрбияләре рухи байлыгыбызны – туган телебезне саклау һәм үстерүгә этәргеч бирер дип ышанасы килә.
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа