«Авыл офыклары» журналистлары Иванай авылында булып кайттылар
Редакциягә укучыларыбыздан хат-хәбәрләр килеп тора. Кемдер шатлыгын уртаклашып рәхмәтен җиткерсә, икенчеләр үзләрен борчыган проблемаларын күтәрә.
Нәкъ шундый гозер белән безгә күптән түгел Иванай авылыннан Александр Баширов мөрәҗәгать итте һәм урамнан су торбалары үткәргәндә казылып калган сулы чокыр - “бака күле”нең күмелми калуына борчылуын белдерде.
Без бу сорау белән Каз. Чаллы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншинга шалтыратып, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык. Җитәкче үз чиратында Иванай авылына килүебезне сорады. Һәм без юлга кузгалдык.
“Эх, дускаем, кил әле, күл буйларын күр әле... “ җырының сүзләре Каз. Чаллы авылына килеп керүгә искә төште. Табигате матур, йортлары төзек, урамнары чиста, авыл уртасындагы күлдә казлар йөзеп йөри. Бу матур күренешне күрү белән күңел сөенеп, димәк авыл яши, дип уйлап куйдым.
Безне Фәрит Хабибрахман улы каршы алып, Иванай авылына алып китте. Юлда барганда ук авыл җирлеге башлыгы безне әлеге җирлек белән якыннан таныштырып узды.
Җитәкче сүзләренә караганда, Каз. Чаллы авыл җирлегендә 504 кеше яши, 257 хуҗалык исәпләнә. Иванай авылында исә 79 хуҗалык бар, 167 кеше гомер кичерә. Авылда ФАП, мәдәният йорты, ике кибет эшли, укучылар белем алырга Котлы Бөкәш мәктәбенә махсус автобусларда йөртелә. Авыл кешеләре мал асрый, кош-корт тота. Хезмәт сөючән, бердәм халык яши биредә.
-Авылдагы проблемаларга килгәндә, юлларны төзекләндереп бетердек, иң төп эшебез бар - анысы урамнарга чишмәдән суүткәргечләр сузуны тәмамлау. Шуларны да эшләп чыксак авыл халкы су белән тәэмин ителәчәк. Җәй буена авыл кешесе суга кытлык кичермәде. Әлбәттә инде башка проблемаларыбыз да юк түгел. Техника белән кыенлыклар була. Бу эшләрне башкарып чыгар өчен, мәсәлән, экскаватор таләп ителә, хәзер аның килгәнен көтәбез. Ул килсә эшләребезне тәмамларбыз, дип уйлыйм, - ди авыл җирлеге башлыгы.
Шулай сөйләшә торгач Башировлар капка төбенә килеп тә туктадык.
Безне каршы алган Анна апа Башировага 78 яшь. Шулай булуына карамастан ул һаман да яшь, җитез һәм җор телле булып чыкты. Безнең редакциядән килгәнне белгәч, ул “бака күленә” язын, җәен, көзен балаларның бака карарга төшүләре хакында сөйләп китте. Алар өчен борчылуын белдерде.
-Балалар бит алар, батып үләселәрен аңламыйлар, күл янына барып бака чыкканын көтеп утыралар, батсалар дип борчылам, - диде ул уфтанып.
Бер яктан карасаң Анна апа сүзләрендә дә хаклык бар.
Күл дигәннәре карап торышка тирәнгә охшамаган, шулай да балалар өчен ул куркыныч урын.
Фәрит әфәнде Хәсәншин да моның шулай икәнен аңлый, шуңа күрә районнан экскаватор килү белән беренче эш итеп бу күлне күмдерергә ышандырды.
Минем нәрсә әйтәсем килә, иң элек кулыгызга каләм алып редакциягә язганчы урындагы җитәкчеләр белән очрашып, күзгә күз карашып сөйләшергә онытмагыз. Сәбәбен белми кешене гаепләргә дә ашыкмагыз. Авыл җирлегендә эшләгән җитәкчеләргә һәйкәл куярлык. Алар һәрбер авыл өчен җан атып, булсын дип тырышып эшлиләр. Шулай ук һәрбер эшнең үз кыенлыклары турында да онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа