Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Авыл офыклары» редакциясе өлкәннәр декадасы уңаеннан ветераннарны котлады

«Авыл офыклары» редакциясе өлкәннәр декадасы уңаеннан матбугат һәм полиграфия ветераннарын бәйрәм белән котлады һәм пакетлар тапшырды.

Ветераннарнын өйләренә барып, алар белән күрешкәч, бергә эшләгән еллар кабат искә теште. Бер тату гаиләдәй эшләгән еллар хәтердә яңарды. Газетаны кулдан җыеп үзебезнең район типографиядә бастрырган еллар да бар иде бит. Мәкаләләрне, макетларны редакция әзерләсә, газета вертскалау һәм басу типографиядә башкарыла иде. Ул еллар еракта калса да,   газетаны укучыга вакытында ирештерү өчен күп көч куйган ветераннарыбыз белән араны өзмәдек. Шушы кәннәрдә 19 ветеранның һәрберсенең өйләренә барып бәйрәм белән котладык, Без аларны күрүебезгә, алар безнең белән күрешүгә шат иделәр. Аларга исәнлек-саулык, кабат очрашырга язсын дип теләдек.

Тансылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев