“Авыл офыклары” редакциясе коллективы ветеран хезмәткәрләрнә үзенчәлекле бүләк ясады
Безнең халыкта элек-электән өлкәннәрне хөрмәтләү, ярдәм итү изге эш, дип саналган.
Аларның күңелен күрү, сөендерү, рәхмәт сүзен ишетү күңелгә тынычлык бирә. Матбугат көне уңаеннан без - “Авыл офыклары” редакциясе коллективы ветеран хезмәткәрләргә үзенчәлекле бүләк ясарга уйладык. Бу юлы чәчәк бәйләмнәре, конфетлар да түгел. Үзгә булса да, ихтыяҗи сюрприз әзерләдек - аларның йортларына, фатирларына янгын куркынычсызлыгын кисәтүче җайланма урнаштырырга булдык. Шул максатыбызны тормышка ашырырга теләп, нәкъ бәйрәм көнне, районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән берлектә ветераннарыбызга юл тоттык.
Редакциядә, типографиядә хезмәт итеп лаеклы ялга чыгучы 16 ветераныбыз бар безнең. Алар безне якты йөз, ягымлы караш белән каршы алдылар. Һәрберсе көндәлек мәшәкатьләре белән уртаклашырга ашыктылар. “Менә помидор үсентеләрен бакчага күчереп утырттык әле, чөгендер, кишерләрне күптән чәчеп куйган идек”, -ди берсе. “Улым бакча коймаларын яңартып китте. Оныгымны өйләндердек бит”, - дип яшьләрнең фотосурәтләрен күрсәтеп шатлыгын уртаклашты икенчесе. “Сеңлемнең хәлен белеп кайтып килешем. Әйдәгез ,түргә узыгыз, коймак пешереп алам. Чәй эчәрбез”,- дип табынга чакырды өченчесе.Менә шулай, һәркайсы үз кыйбласында, үз “җырын” суза, гомерен ваклый. Алар белән күрешү, сөйләшү үзе бер сихәтле. Безнең бүләкне бик сөенеп кабул итте алар. “Бик кирәкле җайланма, күптән аны куйдырырга уйлап йөри идек”, диючеләр дә булды.
Ветераннарыбыз өчен күңел сөенеп кайтты бу көнне. Үзебезне дә канәгатьлек хисе күбрәк ураган иде булса кирәк. Икеләтә куаныч килде сыман: өлкәннәребез дә канәгать, бу көннән без дә бик шат калдык.
Әлеге бүләкләрне әзерләүдә ярдәм күрсәткән өчен спонсорларыбыз - шәхси эшмәкәрләр Ф. Т. Сибгатуллин, Т. В. Караганова, И. В. Тимофеевка рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Луиза Ананьева.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia