Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авыл офыклары” редакциясе бүләкләр таратты

 Елның беренче яртыеллыгына “Авыл офыклары”на подписка игълан иткәндә үк әбунәчеләрне бүләкләү ихтималы булуын хәбәр иткән идек.

Газетага язылу хакындагы квитанцияләрне редакциягә юллаучы райондашларыбыз шактый күп булды. Узган атнада без әлеге бәйгегә йомгак ясадык. Корноуховодан Галина Юрманова, Балык Бистәсеннән Дания Сәйфетдинова, Гөлнур Яруллина, Ольга Неукисова, Олы Елгадан Маһирә Закирова, Балык Бистәсеннән Хәмит Идрисов, Йосыфхан Вафиннар редакциянең истәлек бүләкләренә ия булдылар. Җиңүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләрнең дә булуын искә алып, без бүләкләрне өйләренә илтеп тапшырдык. Иркенләп сөйләшеп, аларның фикерләрен белү үзебез өчен, газетаны киләчәктә нинди язмалар белән баету, киңәйтү өчен дә кирәк иде. Һәм без әлеге фикер-теләкләрне сезнең белән дә уртаклашабыз.

   “Газетада – район сулышы”

Бүләкләнүче әбунәчеләребезнең берсе Галина Юрманова без килгәндә Корноухово авыл җыенында иде. Авылның икътисадый тормышы, көнкүреше аңа чит түгел. Тумышы белән шушы җирлектән, күп еллар авыл советы сәркатибе булып эшләгән. “Район газетасын үзем хәреф таный башлаганнан бирле укыйм. Гомумән, гаиләбез белән яратабыз. Андагы һәр язма, кыска гына хәбәрләрдә район тормышы чагыла. Газета безне һәрбер яңалык белән таныштыра”,–диде ул.

Дания Сәйфетдинова исә тумышы белән Балтач авылыннан. Район үзәгенә күченеп килгәннәренә дә шактый еллар. “Район гәҗитен мин бәләкәй вакытымнан ук беләм. Ул вакытта аның аталышы “Октябрь юлы” иде. Безнең укырга өйрәнүебез дә әнә шул район гәҗитеннән хәреф тану, иҗек җыеп укудан башланды. Шуңа да кадерле ахырысы ул миңа. Үзем гаилә коргач та “Авыл офыклары”н алдырудан туктамадым. Мәгариф бүлеге методисты буларак, миңа мәктәп тормышын яктырткан язмалар аеруча ошый. Укучы язмаларына битараф булмавыгызга рәхмәт”,–ди Дания Сәйфетдинова. Үз чиратыбызда, без дә, газетага язылу чорындагы булышлыклары өчен район мәгариф бүлегенә (җитәкчесе Илсур Садыйков) ихтирам-хөрмәтебезне җиткерәбез.

Балык Бистәсеннән Гөлнур ханым Яруллина безне ачык йөзе, ягымлы карашы белән каршы алды. “Бүләк белән килерсез дип көтмәгән дә идем, бу чын сюрприз булды инде, - ди ул көлә-көлә. Аннан җитди төс алып, район газетасына үз карашын белдерде: - “Авыл офыклары” бизәлеше, язмаларның төрлелеге буенча соңгы вакытларда нык үзгәрде, матурланды. Барысы да җиңел укыла. Иң элек беренче биттәге район яңалыклары белән танышып чыгам да, аннан урта битләрдәге күләмлерәк язмаларны иркенләп укыйм. Район газетасына язылмый калганыбызны хәтерләмим”, - ди Гөлнур апа. Әдәби сәхифәләр, үрнәк гаиләләр турындагы язмаларны үз итүе турында да әйтергә онытмады ул.

Казан шәһәрендә туып-үсеп, гаиләсе белән районга күченеп кайткан Ольга Неукисоваларга күп балалы гаилә буларак, газетабыз подпискасын район башлыгы Илдар Таҗетдинов бүләк иткән иде. “Безнең өчен икеләтә бүләк булды инде бу, - диде хуҗабикә шатлыгын яшермичә. –Рәхмәттән гайре сүзебез юк. Моннан соң үзебез дә “Сельские горизонты” газетасына язылачакбыз. Күп яңалыкларны аннан укып беләбез, - диде ул.  Ольга белән Василий Неукисовлар бүгенге көндә 4 бала тәрбияли. Кечкенәләре Кириллга әле нибары 4 кенә яшь.

Газетабызга өлкән яшьтәге әби-бабайларның битараф булмавы безне аеруча сөендерде. Хәер, ул буын кешеләре гәҗит-журналларны кулга тотып, аның тәмен белеп укучылардан шул. Пенсия акчасыннан өлеш чыгарып булса да газетага языла алар. Олы Елгадан 86  яшьлек Маһирә апа Закирова белән күрешеп сөйләшү безгә язмышның гыйбрәтле, сабак алырдай өлешләрен ачып салды. Тормышның ачысын-төчесен татыган, шатлыкларына караганда авырлыкларын күбрәк күргән Маһирә апа бүген япа-ялгызы яши. “Урамның аргы башында гына бертуган сеңлем яши яшәвен. Тик аякларыбыз авыртканлыктан ул - миңа, мин аңа баралмыйм, - ди ул. - Әти сугышта хәбәрсез югалды. Әни янәшәсендә 5 бала үстек. Мәктәптә 7 класска кадәр генә укырга өлгердем, шуннан бирле колхозда эшләдем. Олылар белән бергә җигелеп тарттык тормышны. Кама аръягындагы болында печән чабучыларга, аннан тракторчыларга аш пешердем. Хезмәт хакы да юк иде ул вакытларда. Стажга да кермәгән ул елларым”, - ди уфтанып Маһирә апа.

Аяусыз язмыш аз сынамый аны. 1985 елда гомер иткән ире Мөхәммәтзыя ага вафат була. Балалары булмау яшьлектә әллә ни сиздермәсә дә, бүгенге ялгызлыгы авыр. Кайнана-кайната белән яшәгән. Элеккеге авыр хезмәт саулыгын да нык какшаткан Маһирә апаның. “Юньләп йөри дә алмыйм хәзер. Бар юанычым шушы район гәҗите, шуны укыйм да, яңалыкларны беләм. Пенсиям күп булмаса да аңа язылмыйча калганым юк”, -ди ветеран. Бүләгебездән бигрәк безнең белән сөйләшеп утырганына, тыңлар кеше булганына сөенде кебек ул.

Бүләк дигәннән, аңа ия булучылар арасында Балык Бистәсенең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Идрисов белән анда күп еллар мөәзин булып торган Йосыфхан абый Вафин да бар иде. Динебезгә кагылышлы  язмаларның, намаз вакытларын газетабызда даими биреп баруыбызга канәгатьлекләрен әйттеләр, киләчәктә дә шул рәвешле аралашып яшәү фикерләрен белдерде алар.

Газета укучыларыбызның ихлас рәхмәтләрен ишетү күңелебезгә рәхәтлек өстәсә, аларның  уй-фикерләрен белү аеруча кирәк иде безгә. Чөнки бергә булганда гына газетаның йөзен матурлатып, тагын да яхшы якка үзгәртеп булачак. “Авыл офыклары”н һәр йортта көтеп алалар икән, бу безнең – редакция коллективы хезмәтенә дә олы бәһа булыр. Бергә булыйк, аралашып яшик, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Таңсылу Минһаҗева,

Фәрвәз Каюмова.

фотолар автордан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса