“Авыл офыклары” район газетасы язылган әбунәчеләре арасында призлар уйнатты
2024 елның беренче яртыеллыгына “Авыл офыклары” район газетасына язылган әбунәчеләр арасында приз уйнатачагыбызны укучыларыбыз белә иде инде. Чөнки бу турыда еш кына мәгълүмат биреп бардык.
Һәм менә көтелгән сәгать тә сукты. Декабрь аенда газета-журналларга яздыру компаниесе тәмамлангач нәтиҗә ясалды. Безнең өчен иң куанычлысы тиражыбызны саклап калу булса, шул ук вакытта без укучыларыбызны да шатландырырга ашыктык. Компьютерның махсуслаштырылган сайлап алу программасы ярдәмендә призга ия булучылар ачыкланды. Бәхетле саннарга эләккән Гөлфия Гарипова, Вера Шелкова (Балык Бистәсе), Эльмира Галиевага (Тәб. Чаллы авылы) без бик теләп, вәгъдә ителгән “тәмле бүләк” – казны тапшырдык.
Газетабызны үз иткән, безнең белән даими элемтәдә торган һәрбер укучыга без рәхмәтлебез. Киләчәктә дә бергә булып аралашып яшәү насыйп булсын! Сезне алда яңа бәйгеләр көтә. Катнашыгыз! Уңышлар, җиңүләр бердәмлекне, тәвәккәллекне ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа