«Авыл офыклары» газетасы замана белән бергә атлый
Газетадан- сайтка
«Авыл офыклары» газетасы нәшер ителә башлаганнан төрле үзгәрешләр кичереп тора. Хәзер дә без вакыт белән бергә атлыйбыз. Ун елга якын газетаның электрон варианты – сайт эшли. Узган елның март аенда газетаны версткалау өчен яңа газета комплексы файдаланыла башлады. Тагын бер яңалык барлыкка килде-без QR-кодлар куллана башладык. Бу газета укучыларыбызга сайтка күчәргә җайлы булсын өчен эшләнә. Кул астында смартфон яки башка гаджеты булган «Авыл офыклары» газетасының кәгазь варианты булган укучыларда төрле платформалы контент алу мөмкинлеге бар. Моның өчен QR-кодларны сканерлау өчен кушымтаны телефонга күчереп алырга, газетадагы мәкаләнең QR-кодын телефон ярдәмендә сканерларга һәм безнең басманың rsloboda-rt.ru сайтына күчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа