«Авыл офыклары» газетасы редакциясе коллективы, Котлы Бөкәш мәдәният йортында күңелле кичә уздырды
Шушы көннәрдә без–«Авыл офыклары» газетасы редакциясе коллективы, Котлы Бөкәш мәдәният йортында күңелле кичә уздырдык.
Кичә барышында җыр-бию конкурслары оештырылды, тамашачыларны журналистларыбыз, хезмәткәрләр белән таныштырдык, газета тарихы, эшчәнлеге турында сорауларга җаваплар, яхшы фикерләр ишеттек. Шунысы сөендерә, район тормышын яктырткан газетабыз белән кызыксынучылар күп. Димәк, безнең тырышлыгыбыз юкка түгел. Килгән халык сәгать ярым барган программада катнашып рәхәтләнеп ял итте. Аларның йөзләрендә шатлык-елмаю күреп күңелебез сөенде.
Кичәбезне оештыруда булышкан Котлы Бөкәш мәдәният йорты хезмәткәрләренә, җырлары белән халык күңелен яулаган Күгәрчен сандугачы Рузилә Хәбибуллинага, гармун телләрендә моң тараткан Васил Мөбәрәкшинга без–редакция коллективы бик рәхмәтле калдык. Киләчәктә дә бергә булып, аралашып яшик!
Таңсылу Минһаҗева.
Фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia