"Авыл офыклары" газета редакциясе хезмәткәрләре гаиләләре белән табигатьне чистартуда өлеш керттеләр
Балаларыбызга үрнәк булыйк.
Бер ир-ат кибеттән чыга-чыгышка тәмәке тартмасын җиңел генә ачты да, тартмасын кулыннан очыртып җибәрде, ул җил уңаена асфальт буйлап тәгәрәп китте. Улы да әтисеннән калышмаска тырышып кәнфит кәгазен җиргә ыргытты. Янәшәдәге урна читтә калды. Гаилә күздән югалды, ә мин балалар һәм өлкәннәр турында уйланып алга атладым.
Яшьләр, хәтта балалар адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Әйе, безнең балачагыбыз пионер һәм комсомол чорына туры килде. Без җаваплылык һәм намуслылык хисләрен тоеп тәрбияләндек. Ул еллар артта калса да балаларыбызга шул ук үрнәк тәрбияне җиткерергә әле соңармадык. Ни дә булса эшләргә була әле.
(тулысынча газетадан укый аласыз)
Луиза Ананьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев