Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл өчен җан атып яшәүче гаилә

Чыннан да Бикчурай авылында яшәүче Габдрахмановлар гаиләсен һич икеләнүсез авылның хөрмәтле кешеләре дип атарга мөмкин.

Районыбызның хезмәт сөючән халкы белән дан тоткан Күгәрчен авылында ишле гаиләдә туып үскән бу кыз балалык хыялын чынга ашыру ниятеннән мәктәпне тәмамлагач, Арча педогия училищесына юл тоткан. Укуын тәмамлап кайткач аны элеккеге район үзәге Котлы Бөкәш мәктәбенә эшкә билгеләгәннәр.

Күңелен биреп эшләгән кызны бер елдан соң укытучы кадрларына  кытлык кичергән Бикчурай Чаллысы авылына күчергәннәр. Биредә  аны барысы да үз итеп, якын күреп яратып кабул иткәннәр. Шундый күңелгә ятышлы, хезмәт сөючән һәм барыннан да бигрәк кешелекле халык яшәгән төбәкне ничек ташлап китәсең?

Әнә шулай аның бирегә килеп төпләнүенә дә инде 41ел вакыт үтептә  киткән. Әмма, һичкенә дә үкенечле түгел аның гомер юлы. Тормыш юлдашы әфганчы Фәрит белән бик матур гомер итеп, үзләре төсле эшчән, тырыш ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр.
Ул чорларда Әфганстан кебек “кайнар нокта”да булып кайткан бер дигән механизатор егетне хуҗалыкта ферма мөдире, бригадир итеп сайлап куйганнар. Кулы эш тәртибен белгән һәм авылдашлары белән уртак тел табып, зур хөрмәт яулаган тормыш иптәше Фәрит әле дә өйдә тик утыруны белми. Без килгән көнне  дә ул  авыл халкының яратып су ала торган чишмәсенә төшеп, йөрү юлын төзекләндереп, тәртипкә китереп өй каршындагы скамьяга кайтып утырган гына иде. Шундый үз халкы турында кайгыртып яшәгән гаиләне ничек хөрмәт итмисең?
 

Идрис Амитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса