Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Клариус” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты

 Күп еллардан бирле килгән күркәм гадәт буенча муниципаль район башлыгының халык депутатлары алдында хисап тотуы бу юлы чын мәгънәсендә олы бәйрәмгә әверелгән  иде.

Телгә алып сөйләрлек гамәлләрең, халык файдасына башкарылачак матур планнарың, райондашлар белән киңәшләшәсе эшләрең булмаса болай эшләп булмас иде, билгеле.

   Башкарылган эшләр хакында күп мәртәбәләр ишеткәнче, үз күзең белән бер кат күрүең хәерле, дип хак әйтә халык. Бу көнне дә муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов республикабыз кунагы, Т Р ның Премьер- министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән районыбызда кыска гына вакыт эчендә тулы куәтенә эшли башлаган “Клариус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштылар.

Район үзәгендә  рәсми рәвештә 2020 елның февралендә генә эшли башлаган бу предприятие бүгенгесе көнне инде Рәсәй күләмендә нык танылырга  өлгергән.

Предприятие директоры Артур Хәбибуллинның әйтүенә караганда биредә узган елны төзү монтаж эшләрен тәмамлап, эшкәртү цехын ачканнар. Хәзер монда аена яңа тоткан 15 тонна балыктан 6 исемдә продукция җитештерәләр. Арада вакуумлы итеп төрелгәне,  туңдырып ясалган филе, хәтта үз соусында кыздырылган кларий балыгы консерваларына кадәр бар. Әлбәттә инде, әлеге товарлар белән бергә, халык  арасында ихтыяҗ зур булган балык фаршлары белән кәтлитләрне Яр Чаллы, Алабуга, Казаннан тыш Рәсәйнең эре төбәкләре Мәскәү, Пермь, Башкортстан өлкәләре белән Көньяк Федераль округында аеруча яратып алалар икән.  Министр барысын да зур игътибар белән карап чыккач нинди ярдәм кирәклеге турында да кызыксынды. Конкрет эшләре күз алдында булгач ул әлеге производствоны тагын да киңәйтүдә ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Үзенең күркәм эшләре белән танылуга ирешкән фермерыбыз Рүзәл Габитов та 2020 елда элеккеге совхоздан калган техника остаханәсе бинасын сатып алып рәсмиләштергәч, биредә мөгезле эре терлек сугым цехы оештырып җибәргән. Ул 2021 елда файдалануга бирелгән. Монда бүген 12 кеше хезмәт куя Һәм узган ел дәвамында барысы 3600 баш терлек эшкәртелгән. Сугым цехы аша тәүлегенә 50 баш терлек уза. Ул шулай ук шәхси затларга һәм фермерларга да хезмәт күрсәтә ала. Кунаклар биредә  үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга төпле җаваплар ишеттеләр. Билгеле инде яңа сугым цехыннан чыккан итне фермерның республикабыз базарларында, кибетләрдә һәм ресторан-ашханәләрдә реализацияләвен дә нык хупладылар. Хушлашканда министр аңа киләчәктә үз хуҗалыгын тагын да киңәйтү максатыннан программага керүдә этәргеч ясаячагын белдерде.

 Район башлыгы Илдар Таҗетдинов үзенең хисап  чыгышын 2021 елда районыбызда һәм республикабызда узган сәяси чаралар белән башлап җибәрде. Аның нәтиҗәләре белән таныштырды. Сайлау һәм халык санын исәпкә алу кебек әһәмиятле эштә зур активлык күрсәтүләре өчен балыкбистәлеләргә олы рәхмәтен   җиткерде. Ә эшчәнлеккә килгәндә, алар шактый саллы күренә, саннар телендә нәтиҗә ясаганда, 2021 елның 8,03 миллиард сумлык тулай продукция җитештерү белән тәмамлануы үзе үк күп нәрсәне дәлилли. 2020 ел белән чагыштырганда 102,5 процент тәшкил итә. Иң куанычлысы шунда, районыбыз узган ел социаль икътисадый рейтингта 11 баскычка күтәрелеп республикабыздагы 45 район арасында 25 нче урынны биләде. Районыбызның тулай территориаль продукция җитештерү күләменең 45,9 проценты авыл хуҗалыгына туры килә. Аннан 5,7 проценты - промышленность, 11,9 проценты - төзелешкә, 8,7 проценты- транспорт, 4,2 проценты- күмәкләп һәм ваклап сату, 23,6 проценты башка күп төрле тармакларны үз эченә ала. Районыбыздан төяп озатылган промышленность товарларының гомуми бәясе узган елда 1 миллиард 158,4 миллион сум тәшкил итте. Бу алдагы елдагыдан 125,4 процентка  артык дип, докладчы үз чыгышында район башкарма комитетына һәр айда районыбыз предприятиеләренең икътисадый хәле һәм производство-хуҗалык эшчәнлеген, шулай ук әлеге предприятиеләрнең зыянга эшләү  сәбәпләрен ачыклап җентекле анализ ясарга кирәклеген белдерде. Бу юнәлештә ныклап торып бергәләшеп эшләргә кирәклеген дә әйтеп үтте.

Шулай ук докладчы узган ел  районыбызда 14 федераль һәм республика программалары кысаларында 23 объект төзелүе,  капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре үткәрелүен, бюджет капиталь кертемнәренең гомуми суммасы 140 миллион сум тәшкил итүен дә әйтте.   Әлбәттә инде ел дәвамында башкарылган эшләрне, күрсәтелгән чараларны һәм кайсы авылда нинди олы төзү-монтаж эшләре башкарылуын да телгә алды.  Без аларның күбесен инде узган ел дәвамында газета укучыларыбыз игътибарына җиткергәнлектән кайберләрен генә искә алып үтәргә булдык.

- “Авыл биләмәсен тотрыклы үстерү” программасы буенча газлаштыру Фонды аша Үри һәм Бирдебәк авылларында су үткәргеч төзелеше тәмамланды, “Чиста су” программасы буенча Югары Тегермәнлек авылында (икенче чират), Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә су белән тәэмин итү челтәренә 3,5 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Котлы Бөкәш мәктәбендә 1,3 миллион сумлык котеллар алыштырылды. Дүрт торак пункт урамнарында гомуми суммасы 2,9 миллион сумлык  яктырткычлар урнаштырылды. Райондашларыбызның яшәү дәрәҗәсен канәгатьләндерү безнең гомуми  эшчәнлегебезгә уңай бәя  билгесе булып тора,-дип докладчы, шулай ук узган ел дәвамында районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлеккә тагын үзмәшгульлекне дә кертеп  эшләүчеләр санының барысы 2941 кеше тәшкил итүен әйтте. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Соңгы ике елда сәүдә системасында да шактый үзгәрешләр күзәтелә дип, докладчы кече эшмәкәрлек үсешендә электрон сәүдә эшенең киңәюен искә алды. Район буенча маркетплейста 20 дән артык эшмәкәр теркәлгән. Агымдагы елда бу юнәлештә активрак эшләү планлаштырыла.

– Район үсешен тәэмин итүдә бүген инвестицияләр кертмичә һич мөмкин түгел, -дип район башлыгы бу юнәлешкә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Узган ел районыбызга 9 инвестор җәлеп ителгән. Алар игълан иткән инвестицияләр күләме 1 миллиард 859 миллион сум тәшкил итә. Һәр инвестор белән эшлекле аңлашу урнаштырылды. Соңгы 4 ел эчендә барлыгы 394 миллион сумлык инвестиция кертелде, аның 96,6 миллион сумы узган ел дәвамында, шулай итеп барысы  89 яңа эш урыннары барлыкка килде, аның 47 се 2021 елга туры килә.  Киләчәктә  мондый эш урыннары 400 гә җиткереләчәк.

2020 елда  оешкан “Кишер” җәмгыяте районыбызда баллы ризыклар җитештерү буенча үз эшчәнлеген уңышлы төстә башлап җибәрде. Чимал базасы белән тәэмин итү максатыннан бу предприятие үзенең авыл хуҗалыгы производствосын ачарга планлаштыра. Алар үз алларына  әнә шундый олы максатлар куеп эшлиләр.

 Рус Әшнәге авылында төрек инвесторы, “Н.Гюлер”фермерлык хуҗалыгы да “Татарстан гектары”проекты буенча үсеш кичерә, биредә экологик яктан чиста булган түбәндәге продукцияләр–салат, кәбестә, помидор, җиләкне райондашларыбызга гына түгел, эре сәүдә нокталарына һәм Алабуга икътисадый зонасына,”Иннополис”, “Аммоний” заводына озата. Игълан ителгән инвестиция 70 миллион сум иде, бүгенгесе көнгә проектка 18,3 миллион сум кертелде. Докладта шулай ук районыбызга республика һәм чит ил туристларын тарту буенча да шактый зур күләмдә инвестицияләр кертү күздә тотыла.

Район башлыгы үзенең хисап чыгышында районыбыз яшьләрен производствога  киңрәк тарту, авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур игътибар бирү, биредә алдынгы карашлы фермерларыбыз эшчәнлегенә киң юл ачу, яңа проектларны гамәлгә ашыруда бүгенгесе көнне эшләп килгән дәүләт программаларыннан  мөмкин кадәр киңрәк файдаланачакларын да ассызыклап үтте.

Ул шулай ук, җирле әһәмияттәге социаль мәсьәләләрне хәл итү  максатыннан, дәүләттән күрсәтелгән 1,5 миллион сум күләмендәге грантка гына ышанып тормыйча, халыктан үзара салым акчасы җыюда да һәркемнең активрак эшләүләрен сорады. Шулай ук спорт, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, хокук тәртибе, коррупциягә каршы көрәш, гражданнар белән эшләү кебек әһәмиятле мәсьәләләргә дә киң тукталды, эшне тамырдан яхшырту буенча үз фикерләрен белдерде. Агымдагы елда алда торган мөһим мәсьәләләрне бәян итеп, боларның барысын да тормышка ашыруда  бердәм команда булып эшләгәндә генә без райондашларыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга ирешә алабыз,- дип тәмамлады үз чыгышын Илдар Рәшит улы Таҗетдинов.

Доклад буенча фикер алышуда район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин,   Алан Полян авылы фермеры Александр Григорьев чыгышлары тыңланды. Әлбәттә инде республикабыз кунаклары Марат Җәббаров белән Эльмира Зарипова чыгышлары да күпләрдә зур кызыксыну уятты.  Министр районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрше-тирә районнардан калышмыйча нәтиҗәле эшләвен теләде,  теләкләре булганнарга булышырга ышандырды. Ә менә халыкны социаль яклау, мәшгульлек һәм эш белән тәэмин итү министры республикабыз рейтингында районыбызның 25 нче урынга күтәрелүенә сөенечен җиткерде. Киләчәктә район җитәкчелегенә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатында тагын да югарырак нәтиҗәләргә  ирешүләрен һәм зур  уңышлар яулауларын теләде.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса