Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хезмәтчәннәре печәнгә төште

Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар алдына терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү бурычы куелды.

-Соңгы вакытларда яңгырларның явуы кырларда игеннәр күтәрелүенә, печәннәр өлгерүенә шифасы булды. “Урахча”, “Кама”, “Кулон”, Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе” беренчеләрдән булып печәнгә төштеләр. Хәзер инде кояшлы, матур көннәрдән файдалана белергә генә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Мингалиев.

Әйе, авыл хезмәтчәннәре өчен табигатьнең һәр фасылы үзенчәлекле. Яздан башланган хезмәт шавы көзгә кадәр - игеннәр амбарга кергәнче, терлек азыклары җитәрлек тупланганчы дәвам итә.

Урахчалыларның да печән җыюда эшләре уңышлы бара. Җитәкчеләре Рамил Мостафин хезмәт барышыннан бик канәгать.

- Күпьеллык печән 250 гектар мәйданны тәшкил итә. Шуның 150 гектарында печән җыеп алынды. Механизаторларыбыз иртәдән кичкә кадәр кырда. “МТЗ-80” тракторында эшләүче Ралиф Гарипов, Андрей Патрикеев, Габдуллаҗан Газизовның хезмәте бәяләп бетергесез. Тырышлыклары өчен барысына да чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә, - ди Рамил Мостафин.

Афәрин! Көннәр матур торганда авыл хезмәтчәннәре сынатмас, терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнер, дип ышанасы килә.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса