Февраль башында берничә көнгә сузылган көчле буран булды. Ак күгәрчен каршы яктагы бинаның түбәсенә килеп кунды да, кемнедер эзләгәндәй, безнең редакция тәрәзәсенә карады, әйтерсең, ул нидер күзли. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта, буран күзләп, тәрәзәгә карап торган чагым иде. Берничә көннән ул безнең балконны үз итте, тәрәзә аша күзәтә башлады....
Февраль башында берничә көнгә сузылган көчле буран булды. Ак күгәрчен каршы яктагы бинаның түбәсенә килеп кунды да, кемнедер эзләгәндәй, безнең редакция тәрәзәсенә карады, әйтерсең, ул нидер күзли. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта, буран күзләп, тәрәзәгә карап торган чагым иде. Берничә көннән ул безнең балконны үз итте, тәрәзә аша күзәтә башлады.
Ничә еллар шушы бинада утырып, беренче тапкыр шундый хәл. Дөрес, моңа кадәр чыпчык, песнәк, каргаларның килгәләгәне булды, анда да җим эзләп. Ләкин берсе дә ак күгәрчен кебек тәрәзә аша безне күзләмәде, эчкә үтәм, дип тәрәзәгә кагылмады, бәрелмәде. Бүлмәдәшләр - Камил Сәгъдәтшин, Фәния Арсланова, Рәсимә Галиева белән бу хәлгә тәмам аптырадык. Моңа кадәр күргән дә булмады бит бу ак күгәрченне...
Каты авырудан соң бакыйлыкка күчкән хезмәттәшебез Алсу Хәсәнованы җирләгәннән соң, туганнары ак кош күрүләрен, читтән генә үзләрен күзәткәннәрен сөйләгән иде. Бу күгәрчен вакытсыз арабыздан киткән Алсуыбызны искә төшереп, аның белән булган вакыйгаларны тагын бер кат барларга сәбәп булды.
Алсу белән соңгы елларда аеруча якынайган идек. Эч серләребез дә сыйды бер-беребезгә. Җир җимертеп эшләп йөргән чакта Алсуда яман шеш таптылар. Коточкыч хәбәрне дә иң беренче булып миңа җиткерде. Нык булып күренгән Алсуыбыз коелып төште. Табиблар ялгышадыр, дөрес түгелдер, дип тынычландырырга теләдем үзен. "Дөрес инде, диагноз куелган", - диде ул. Өендә моңсуланып ятмасын дип, янына бармакчы идем. "Килмә, беркемне дә күрәсем килми, хәтта сине дә..." - диде һәркемгә турысын ярып сала торган Алсу. "Ник килдең инде, эшең юкмыни?" - дип битәрләп ишеген ачты ул. Шактый сөйләшеп утырдык. Бергәләп пылау пешердек. Көн кичкә авышып, ире Ләвәнт кайтканнан соң гына киттем. "Ярый килдең, җиңел булып китте, мин яшим, яшәячәкмен, язасы темаларым күп әле", - дип озатып калды.
Яман шеш икәнен башкаларга сиздерәсе килмәде аның. "Әйтмә", - диде. Әмма мондый хәлне берничек тә яшереп калдырып булмый, әйтергә туры килде. Алсуны белүче һәркем ярдәм кулы сузарга теләде, Германиягә барып, берничә тапкыр дәваланып та карады.
Авыруын җиңәр, онытылыр өчен, больничныйда булган килеш тә эшләп йөрде әле ул. Табиблар, группа бирәбез, дигәч, бөтенләй коелып төште. "Алмыйм, нигә кирәк ул, баш тартам", - дип йөрде. Юк, дип, табиблар белән дә бәхәсләшкән. "Авыруымны җиңәм, кирәкми миңа группагыз", - дигән. "Мондый кешене беренче күрүебез", - дигән табиблар. Яшәешен журналистикадан башка күз алдына китерә алмады ул, эштән аерыласы килмәде. Кичен эш буенча концерт-театрлардан кайтып кермәде. Иртән эшкә килеп җитте.
Көрәшеп яшәргә яратты Алсу, үзе өчен дә, башкалар өчен дә. Юл саны туры килмичә, җөмләләрен кыскартсалар да, аларны кабат урынына куйдырту өчен көрәшә иде. Авырган килеш тә командировкаларга чыкты. Кимсетелгәннәрне яклап йөрде. Соңгы сәфәре Балык Бистәсе районына булды. Сугыш ветеранының тол калган хатынына фатир бирмәгәннәр, шуны якларга барды. Ул көнне мин Тәтештә командировкада идем. Көндезге 11ләр тирәсе, Алсу шалтырата. "Хәлем китте, ничек кайтып җитәрмен, белмим, терелмичә эшкә чыкмам инде", - диде. Терелә алмады Алсу. Бер ел буе авыру белән көрәште дә мәңгелеккә китеп барды. Тәтешкә командировкага барсам, хакимият бинасының капка төбеннән тыныч кына үтә алмыйм, Алсуның әйткән сүзләре колагымда яңгырый: "Хәлем китте, терелмичә эшкә чыкмам инде".
Безнең Алсу да матур киенергә, купшы йөрергә яратты. Үзенә килешле нинди генә киемнәр кими иде. Ул мәрҗәннәре, алкалары... Берсендә, безнең бүлмәгә килеп керде. "Җәмәгать, кояш икенче яктан чыкмаса ярый, Миңназыйм абый алкаларымны мактады бит әле. Кешенең тышкы кыяфәтенә бөтенләй игътибар бирми торган редактор да күргәч, алкаларым, чыннан да, матур бугай", - дип шаяртты Алсу. Аздан да күңеле була иде аның. Шул ук вакытта юк кына әйбер дә күңелен төшерде. Хәер, иҗат кешеләренең күңеле тиз уала шул...
Бирешергә теләмәде ул. Ләкин мәкерле авыру көчле рухлы кешеләрне дә сындыра шул. 21 мартта туган көне иде аның. Апасы Лилия белән бер көндә туганнар. Ә безнең туган көннәрдә бергә очрашу гадәткә кергән. "Апа туганнар белән утырырга дип Питрәчкә чакыра", - дигән иде Алсу. Лилиянең кичерешләрен яхшы аңлыйм. Янып торган Алсуыбыз сүнеп бара... Соңгы тапкыр 22 мартта очраштык. "Шәлегә әти-әни янына кайтып китмичә булмас, хәлем көннән-көн авырлаша", - диде ул. Җир җимертеп эшләп йөргәндә дә атна саен туган авылына кайтты Алсу. Бер генә атна булса да кайтма, ял ит, дисәк, әби көтә, диде, әти-әни, туганнарны, авылны бер атна күрмәсәм, сагына, саргая башлыйм, ди иде. Авырый башлагач та, әби, әти-әни, ирем, туганнарым минем өчен борчыла, ничек тә терелергә иде, сагышка салмаска иде үзләрен, дип теләде. Тик...
+
Көн дә килә ак күгәрчен. Әле бер, әле икенче тәрәзәне күзәтә. Кайвакыт югалып та тора. Ул чакта үзебезгә дә моңсу булып китә. Бүлмәдәшләр белән килүен көтә башлыйбыз.
- Килдеңме, ак күгәрчен...
Алсуыбыз исән булса, кичә аңа 40 яшь тулган булыр иде...
Нет комментариев