Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл җирендә бала тапкан яшь әниләргә акча түлиләр

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла.
25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен - 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә өч ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.
Бу акча быел түләнә башлый. Пособиены алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.
фото http://владивосток.онлайн
lhttp://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/22967-avyil-җirendә-bala-tapkan-yash-әnilәrgә-akcha-tүlilәr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев