"Аулак өй-баттл" тагын юлда
Иҗат әһелләре бу юлы Казан – Балык Бистәсе –Нурлат–Кычытканлы маршруты буенча юл алды.
Нурлат шәһәре “Сәләт” иҗат мәктәбе милли рух белән каршылады. Ул сәхнә бизәлешендә, киемнәрдә, гармун, мандолина моңнарында, онытыла барган халык уеннарында чагылыш тапты. Бу рух сәхнәдә дә, тамаша залында да дәвам итте. “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова татар кызы киеменнән сәхнәгә чыгып шигырь сөйли башлагач һәм аның аһәңле тавышына Рафинат Сәлахов башкаруында курай моңнары да кушылгач, залны милли, иҗади мохит биләп алды.
– Бүгенге ярыш өч турда узачак. Ярышны жюри рәисе, чыгышы белән Балык Бистәсеннән, Нурлат районы, Кычытканлы авылы килене, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Солтан (Галиуллина), эксперт-мөгаллимә Чулпан Фәйзулгатова бәяләчәк. Сезнең каршыгызда “Кызлар җыры” командасыннан шагыйрәләр Руцилә Садриева (Апас), Рәсимә Гарифуллина(Балык Бистәсе), Йолдыз Шәрәпова, Суфия Мостафина (Кукмара), “Мишәр кызлары” командасыннан Сәкинә Хәйруллина, Фәүзия Мөхәммәтова, Әлфия Төхвәтуллина, Рузия Сафина, Зөлфия Закирова көч сынашалар. Нурлатлыларга теләктәшлек белдереп, алар өчен җан атарга якташлары Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин килде,–дип Сәрия Закирова иҗади бәйгедә катнашучылар белән таныштырды.
Чара беренче минутлардан ук үзенә җәлеп итте. Шагыйрәләр һәркайсы шигъри сәламләү белән чыгыш ясадылар. Бәйге сүзләрдән шигырь җыю һәм әсәрнең авторын әйтеп бирү белән башланып китте. Аннары такмаклар ярышы дәвам итте. Гармунчы “Ай, һилләү-һилләү” көен уйнап җибәрүгә шагыйрәләр үзләре чыгарган такмаклар белән җыр башладылар. Такмакны чыгара торалар, шунда ук көйгә салып җырлыйлар да. Яңадан-яңа такмаклар туып кына тора. Аларда безнең туган телебез, аны саклау мәсьәләләре чагылыш тапкан.
Күл буенда каз-үрдәк күп,
Йөзә белгәне сирәк.
”Туган тел” елы бер генә,
Ә тел көн саен кирәк.
“Йөзек салу” уены да чын чынлап иҗат мәйданын хәтерләтте. Иҗади эстафета бер командадан икенчесенә күчеп, җыр һәм шигърият дөньясына алып керде. Йөзек салучы нәни ярдәмчеләр Диләрә Галимова белән Сәмир Гобәев командалар арасында бөтерчек кебек йөгереп кенә йөрделәр. Алар иксе дә Яңа Арыш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары, уку алдынгылары. Бәйге барышында аларга карап сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Икесенең дә чыгышын көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Бу проектка алар Яңа Арыш мәктәбендә узган “Аулак өй-баттл” ярышыннан соң, үз номинацияләрендә республика буенча җиңү яулап килеп кушылдылар.
Диләрәбез чабата турында табышмак әйтте дә, аның ясалышы, көнкүрештә кулланылышы турында сөйләде. Аннан җырлый-җырлый “Чабата” көенә тыпырдап биеп тә китте.
–Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан коллегам Әлфия Гыйльмеханова белән киңәшләшеп, «Чабата» чыгышын әзерләргә булдык. Диләрә аны җиренә җиткереп башкарып чыкты. Бу безнең өчәүләп әзерләгән хезмәт җимешебез, – диде татар теле укытучысы Гүзәлия Галимова. Диләрә гомумән бик тырыш, кызыксынучан бала. Китаплар укырга, рәсем ясарга, мозаикалар тезәргә ярата икән.
Сәмир Гобәевның “Мин яратам сине, Татарстан” җырына бөтен зал кушылды. Бу бала да сыната торганнардан түгел. Татарча көрәш түгәрәгенә йөри, ярышларда катнашып күп кенә медаль, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
“Аулак өй –баттл” проекты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырыла. Ел башында старт алган әлеге проект республикабызның шактый районнарында узарга өлгерде инде. Районыбызның Биектау һәм Яңа Арыш мәктәбе командалары анда уңышлы чыгыш ясап, йомгаклау бәйгесендә катнашты. Биектау мәктәбе беренче урынны яулады.
–“Аулак өй-баттл” халкыбызның күңел җәүһәрләре булган җырларны, классик әдәби әсәрләрне киләчәк буынга танытуга юнәлдерелгән. “Үз өем” электрон журналында “Китап киштәсе” сәхифәсендә шагыйрәләребез иҗатын бастыра башлагач, халыкта зур кызыксыну күрдек һәм аларны сәхнә түреннән дә яңгыратырга кирәк, дигән фикергә килдек, – диде проектның авторы Сәрия Закирова. –Максатыбыз халкыбызның җырларын, йолаларын, гореф-гадәтләрен популярлаштыру, яшь буынга җиткерү, телебезне саклап калу.
Якташ шагыйрә Рәсимә Гарифуллина иҗат иткән, “Мөнәҗимгә мөнәҗәт” поэмасына кертелгән “Сөембикә” җыры автор башкаруында яңгырап, алкышлар яулады.
“Аулак өй-баттл” Нурлаттан соң Кычытканлы авылына таба юл алды.
Кычытканлы татар халкына танылган язучы, әдәбият галиме, академик Тәлгать Галиуллинны биргән авыл. Ул шушында укыган. Бүгенге көндә республикабыз мәктәпләрендәге укытучыларның күбесе Тәлгать Галиуллинда белем алган мөгаллимнәр.
Кычытканлы мәктәбендә Тәлгать Нәбиевичның музеен булдырганнар. Аның тормыш һәм иҗат юлы турында шактый бай материал тупланган.
Музей белән танышканнан соң биредәге очрашу укучылар әзерләгән театраль күренеш белән башланып китте. Танылган галим яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. “Кызлар җыры” шагыйрәләре дә үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
“Аулак өй-баттл” эшен дәвам итә. Алда тагын да мавыктыргыч, максатчан очрашулар көтә.
Роза Гариф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia