Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ау сезоны башлана: нәрсә ярый һәм ярамый?

Татарстанда җәйге-көзге ау сезоны башланырга нибарысы атна-ун көн вакыт калып бара, быел ул 7 сентябрьдә башланып китәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

  Быелгы ау сезоны алдагы елларга караганда бераз соңрак башлана һәм моның табигый сәбәпләре дә бар. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы Идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенә караганда,  август аенда киек кошларның күбесе әле ныгып өлгермәгән, очу сәләтен тулысынча үзләштермәгән була. Шуңа күрә дә алар ныгымыйча торып, ау сезонын башлап җибәрү максатка ярашлы түгел. Моңа бәйле рәвештә ау сезоны быел билгеле бер вакытка соңгарак калып башлау мәслихәт. Бу очракта кошлар ныгып өлгерә, исән калу һәм киләчәккә нәсел калдыру өчен мөмкинлекләре күбрәк була. Шул рәвешле быел җәйге-көзге ау сезоны башлану сентябрьнең беренче шимбәсенә туры киләчәк. Бу ниятне аучылык җәмәгатьчелеге дә хуплаган.

Ау сезоны башлану әле бөтен төр киек-җанварларга да  кагыла дигән сүз түгел. Башлыча су кошларына, сазлык-тугай, кыр-дала киекләренә, шөлдигә ау рөхсәт ителә. Көртлек белән суерга ау тыела. Чөнки әлеге кошларның сан исәбе республикада әлегә җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шуңа да, аларны саклау, саннарын арттыру максатында, аларга ау оештыру рөхсәт ителмиячәк. Дөрес, бер искәрмә бар,  Аксубай районындагы “Беркут” аучылык хуҗалыгында ау өчен тиешле  документлар тәртиптә булганда, бу төр кошларны  күпмедер дәрәҗәдә ауларга мөмкин булачак.

Ау документлары дигәннән, ау өчен рөхсәт алу һәм аны рәсмиләштерү 26 августта башланган инде. Ау өчен рөхсәт документларын Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы яки Күпфункцияле үзәкләрнең Сall-үзәкләре операторы ярдәмендә алу мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/au-sezony-bashlana-nrs-yaryy-m-yaramyy

фотоbk-agidel.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса