Атлар яратучы укытучы
Шомбыт мәктәбе укытучысы Рәмис Төхвәтуллинның шәхси хуҗалыгында утызлап ат асравы хакында ишетеп белә идек. Янына барып, аның турында газета битендә язма әзерләргә барырга җай чыгу белән, шунда юл алдым.
Укытучы яшәгән йортны озак әзләп йөрергә туры килмәде. Райондашларыбызга ул элек Сабантуйларда көрәшче егет булуы белән таныш булса, үзем аның ике дистәдән артык көрәшчеләр әзерләве хакында ишетеп белә идем. Егет эшкә батыр булса да, сүзгә бик тыйнак булып чыкты.
Үз тормышы һәм хезмәт юлы белән таныштырганда мавыгулары, тырыш хезмәтенең уңай нәтиҗәләре турында сөйләде. Сүзне озакка сузмыйча барысын да тәртип буенча сезгә бәян итәсем килә.
Бала яхшы, төпле тәрбияне гаиләдә ала, дип хак әйтәләр. Ул да ишле гаиләдә (өч малай өч кыз үсәләр) тәрбияләнеп кечкенәдән әтисе Хәмит абзый белән әнисе Миннегөл апага өй, йорт эшләрендә булышып үсә. Андыйларның мөстәкыйль тормыш юлында очраган кыенлыкларны җиңел кичүләре, югалып, адашып калмаулары күпләргә билгеле. Рәмис гаиләдә алтынчы төпчек малай буларак кечкенәдән эш яратып үсә. Үзенең буш вакытын әтисе янында үткәрергә ярата. Бар гомерен хуҗалыкта атлар карап үткәргән, авыр сугыш елы кыенлыкларын зур сабырлык белән башыннан кичергән әтисе Хәмит абзый да улына зур игътибарлылык күрсәтә. Ә андый хәлгә бала күңеле аеруча сизгер була. Ул да әтисе янында чуалудан, атлар белән аралашудан үзенә тәм таба. Монда ул үзе өчен кирәкле һәм кызыклы хезмәт серләренә төшенә. Авыл баласының кечкенәдән атка атланып йөрергә яратуын һәрберебез яхшы беләбез. Ә балалык елларында мондый мөмкинлек кайберәүләргә сирәк эләгә. Бу яктан үзен чамадан тыш бәхетле хис иткән Рәмис ат өстендә оста йөргәнлектән, халкыбызның көтеп алган Сабантуй бәйрәме ярышларында актив катнаша. Ат ярышында аның алдынгы урыннар яулап, җиңүче буларак бүләкләр алган вакытлары күп була. Ә ул кайсы гына бала күңелен җилкендерми икән. Әти-әнисе белән абыйлары да аңа бу мавыгуын чикләмиләр. Зирәк акыл ияләре әйткәндәй, бала кече яшьтән актив, хәрәкәтчән, җитез булырга тиеш. Менә шундый үзара җылы мөнәсәбәт яшүсмер тормышына уңай йогынты ясый да инде. Малай кече яшьтән физик хезмәтне үз иткәнгә мәктәп елларында бик теләп ярышларда катнаша. Күп кенә иптәшләре кебек көрәш белән мавыга. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак аның хуҗалыгында район Сабантуйларының берсендә көрәшеп алган кыйммәтле мотоцикл инде күптәннән аңа тугры хезмәт итә. Бәлки кечкенәдән аның әнә шулай спортны үз итүе мәктәптә укуын тәмамлагач физик тәрбия укытучылары хәзерләү уку йортына алып баргандыр да. Уку йортын тәмамлап кайтып эшкә билгеләнгән көннән башлап аның Шомбыт мәктәбе коллективыннан аерылганы юк. Инде өченче дистә елын һәр көнне иртә таңнан торып, күрше авылга яраткан хезмәтенә ашыга.
Шунысын да телгә аласым килә, Рәмиснең тормыш иптәше Люция дә белеме буенча укытучы. Ул Биектау авылы мәктәбендә балаларга төгәл фәннәрдән белем бирә. Күркәм гаиләләрендә алар ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышта менә шулай бер-береңне аңлап яшәгәндә генә уңыш елмая, үз алдыңа куелган максатыңа ирешү мөмкинлеге ачыла. Укытучы Рәмис Төхвәтуллин кебек районда бүген үз шәхси хуҗалыгында терлек асраучылар бармак белән генә санарлык. Ә аңа хуҗалыгында үз көче, тырышлыгы белән ат асрарга алынуы һәм аны даими үстереп киңәйтүе бердә җиңел бирелмәгәндер дип уйламыйм. Әтисе гомере буена хуҗалык фермасында хезмәт куйган елларда утызлап атны күңелен биреп тәрбияләсә, ул бүген бер үзе алар өчен ел буена җитәрлек күләмдә мул азык запасы хәстәрләргә дә өлгерә. Бу эшенә нигез салган елларында үз хезмәт хакына күпме терлек азыгы алып булыр икән, дип барысын да исәпләп, ныклап уйлагач егет беркадәр икеләнеп якташы-инвесторлары Альберт Шамил улы янына киңәш сорап керергә була, абруйлы җитәкче эш сөйгән егетләрне яратам, дип аның планнарын хуплап, аңа бер сүзсез 20 гектар җир бирергә ризалаша. Менә шуннан күңеле күтәрелеп китә аның. Шулай итеп Рәмис тәвәкәлләп олы эшкә алына. Үз көче, тырышлыгы белән бахбайлары өчен җир эшкәртеп, иген игеп азык базасын ныгыта. Шуннан соң ул әкеренләп үз пай җирләрен алып рәсмиләштерә, кирәкле техник-агрегатлар кайтаруга ирешә. Нәтиҗәдә, бүген аның 40 гектар мәйданны биләгән үз җире, бәләкәй генә шәхси хуҗалыгы бар. Үзенең хезмәт сөючәнлеге аркасында гади укытучы Рәмис Төхвәтуллин дәүләттән бер тиен ярдәм алмыйча шәхси хуҗалыгын даими рәвештә камилләштереп, ат фермасын киңәйтә һәм елдан-ел аны үстерүгә ирешә. Бүген чын мәгънәсендә урта хәлле фермер, дип атарга мөмкин аны. Чөнки, уңган-булган спортчы егет яз бышыннан игенче мәшәкатен үз өстенә алып мул азык базасын булдыру уе белән йөри. Ямьле Сабантуй бәйрәмнәреннән соң ул һәр ел җиң сызганып терлек азыгы хәстәрләргә керешә. Хезмәт сөючән мөгаллим егет әнә шулай төп хезмәте белән бергә ел әйләнәсе үзенең буш вакытын балалык елларыннан ук мавыккан киеренке хезмәттә, туктаусыз хәрәкәттә үткәрергә күнеккән. Ул аннан үзенә тәм, тормыштан ямь алып яши.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia