Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Атказанган урманчы

 Ир кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, ул үстерергә тиеш диләр. Иван Большаков бу өч шартны да “бишле”гә үтәгән ир солтаны. Ә агач утыртуга килгәндә “план”ны күпкә арттырып үтәгән инде ул.  Иван Николаевич хезмәт юлын 1978 елда армиядән кайткач Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында эшче буларак башлый.

  -Ул елны бик көчле давыл чыгып урманга зур зыян китерде, полосалап агачларны аударды, төбе-тамыры белән йолкыды. Җәй башыннан көзгә кадәр урманны ауган агачлардан арындырдык, чистарттык. “Дружба” кулдан төшмәде,- дип искә ала Иван.

Әмма аңа агач кисүгә караганда, урманны утырту, тәрбияләп үстерү күбрәк ошый инде.  Бу тырыш, елгыр егетнең урман эшенә күңеле ятуын урман хуҗалыгының баш инженеры Семен Кузнецов та күреп ала.

-Синең кебек егетләр кирәк урманга, укырга кер Ваня, -ди ул аңа. Икеләнергә урын калдырмыйча җитәкләп диярлек Лубян лесхоз-техникумына алып бара. Вакытында дөрес юл күрсәткәне өчен бик рәхмәтле ул Семен Филипповичка. Укуда да сынатмый Иван. “Урман хуҗалыгы технигы” белгечлеге алып чыга. Укып бетереп кайтуга урман хуҗалыгы директоры Тимерхан Габделхаков урманны саклау инженеры итеп куя үзен.

-Ул вакытта елына 500-600 гектар агач утырта идек. Масловка–Корноухово, Тегермәнлек һәм башка авылларга илтә торган юлларда саклагыч полосалар гөрләп үсеп утыра хәзер. Кая барсам да шул каеннар, нарат, чыршылар ботакларын изәп озатып калалар кебек,- ди Иван ага. Күрше тирә район территорияләрендә дә бик күп агачлар утырталар кызылйолдызлылар. 1985 елдан 2014 елга кадәр Иван Большаков урман хуҗалыгы инженеры булып эшли.  Зур оештыру сәләтен, урман хуҗалыгы эшен биш бармагы кебек белүен истә тотып аны “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы җитәкчесенең урынбасары итеп куялар.  Аның җитәкчелегендә урман фондын контрольдә тоту, күзәтчелек итү, урманнарны торгызу, янгыннардан, төрле корткычлардан, законсыз кисүләрдән саклау кебек бурычлар уңышлы үтәлеп килә. 2018 ел башыннан ул урманны торгызу буенча инженер вазыйфаларын башкара.

 “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгының питомнигында 1 миллионнан артык үсенте күкрәп үсә.

-Һәр елны 600 мең имән, нарат, чыршы, карагай, юкә, зәңгәр чыршы, күп төрле куаклар үстерәбез. Кыскасы, җаның ниндине тели, шундый агач, куак бар бездә, райондашлар килеп алсыннар гына, - ди Иван Большаков.

  Урманчылык эшенә яшьләрне тарту буенча даими эшчәнлек алып бара ул. Мәктәпләрдә укучылар, ата-аналар белән еш очраша. Бүгенге көндә Лубян урман-техник көллиятендә 9 студент укый. Аларның урманчы һөнәрен сайлауларында Иван Большаковның да тәэсире,өлеше бар инде. Ул яшь белгечләрне әзерләүгә зур игътибар бирә. Үзенең күпьеллык бай тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Халык, мәктәп укучылары арасында урманга сакчыл караш тәрбияләү, янгыннарны профилактикалау юнәлешендә күрелгән чараларда да башлап йөри ул.

 

Иван Большаков “Урман утырту көне”, “Татарстанның чиста урманнары”, “Үз агачыңны утырт” кебек акцияләр оештыруда актив катнаша.     “Урман атналыгы” табигатьне саклау акциясенә дә бердәм кушылалар “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Каен орлыгы җыялар, агач утырталар.  Урманны корган, ауган агачлардан, чүп-чардан арындыралар, юл буйларындагы баннерларны алыштыралар.

Алар ярдәме белән “М-7 Волга” автомобиль юлы читенә 12 ял урыны төзеп куйганнар.

Кызылйолдызлылар һәр елны язгы чорда 100 гектардан артык мәйданда агач утырталар, 600 гектарга якын урман культураларын өстәмә яңарталар. 900 гектардан артык урман культураларын, 600 гектарга якын яшь агачларны тәрбияләү эшләре башкаралар.

Үзенең төп вазыйфаларыннан тыш җәмәгать эшләрендә дә әйдаман ул.

Иван Большаков 2015 елдан Шомырбаш авыл җирлеге депутаты булып сайлана.

1985 елдан Кызыл Йолдыз урманчылыгының профсоюз оешмасын да җитәкли.

Аның тырыш хезмәте күп тапкырлар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Аның күкрәген “X  лет службы в государственной лесной охране Российской Федерации» билгесе бизи. Ә узган ел Иван Николаевичка “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” исеме бирелде.

-Тормыш юлымда гел яхшы кешеләр генә юлдаш булды. Шуның белән үземне бик бәхетле саныйм.  Төрле елларда урман хуҗалыгын җитәкләгән Тимерхан Габделхаков, Ринат Елисеев, Рәшит Таҗетдинов, Ринат Насыйбуллин, Камил Газизов белән бер-беребезне аңлашып эшләдек. Хәзерге җитәкчебез Нияз Тазмиев исә хуҗалыкка яңа, заманча сулыш өрде,- ди Иван Большаков. Үзенең кул астындагы эшче-хезмәткәрләр белән дә уртак тел таба белә ул.

Тормыш иптәше Лидиянең дә язмышы урман хуҗалыгына бәйле икән. Ул биредә кибеттә дә, ашханәдә дә эшләгән, бухгалтер вазыйфаларын да башкарган. Тату, үрнәк гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар тормышта үз юлларын табып, әти-әниләрен сөендереп яшәп яталар. Инде хәзер  сигез онык сөяләр Большаковлар.

...Иван Большаков язмышын  урманнан  башка күз алдына да китерә алмый. Үзенең игелекле, фидакарь хезмәте белән иң зур табигый байлыгыбыз булган урманны үстерү, тәрбияләү саклауга  зур өлеш кертә ул.

 Илгиз Җамалиев.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса