“Ат җене ” кагылган җырчыбыз
Ат - изге хайван, борынгы заманнардан кеше белән янәшә яшәгәннәр. Тугры дус, терәк, бәхет китерүче хайваннар.Дага - бәхет символы.
Сугыш чорларында атлар бар тереклекне бәла-казалардан саклаганнар.Аларда бетмәс-төкәнмәс көч тә, сокланып туймаслык матурлык та бар.Авылларыбызда һаман да төп эш хайваннары булып саналалар, тәмле кымызлары гына түгел, ташып торган энергияләре дә җанны-тәнне дәвалый. Атлар җигелеп эшли дә, күңелле ял да итә беләләр, болыннарны бизәп, чабалар, уйныйлар, ауныйлар - сокланып туймаслык табигать байлыгы, гүзәллеге. Сабантуйларыбызның төп йөзе, бизәге - ат чабышлары. Ат спорты - иң танылган спорт төре. Республикабызда иң хөрмәтле кунакка ат бүләк итәләр. Халкыбыз җырларына кушып җырлаганнар, изге ат образын мәңгеләштергәннәр.
Танылган җырчыбыз Илназ Минвәлиевнең иң яраткан шөгыле - атлар. ”Кечкенә чагымнан ат өстендә үстем, егылып та төшә идем, шулай да мәхәббәтем артты гына, җырчы буларак төрле өлкәләрдә булырга туры килә, иң беренче күзем төшкән хайван - атлар”, - ди ул. Ачыктан-ачык “ат җене “кагылганын да яшерми. Бүгенге көндә җырчыбызның интернет челтәренә куйган яңалыклары да атлар белән бәйле.
Районыбыз эшмәкәре Раиф Хәмидуллинның Татарстаныбызга танылган атлары җырчыбыз Илназ Минвәлиевны үзенә җәлеп итә. Алар эшлекле килешү төзеп, бергә эш итә башлыйлар, берләшеп Котлы Бөкәш авылында зур ат хуҗалыгы тоталар. Анда колыннар, бияләр, тайлар,айгырлар, нәселле елкыларны да күрергә була.Алар тирә-юнь өлкәләргә совет һәм першерон токымлы атлар үрчетеп саталар.Казахстан, Дагестан һәм башка ерак өлкәләрдән дә нәселле атларын, тайларын сатып алучылары булулары белән горурланалар. Алар белән элемтәдә яшиләр, сатып алучылардан үстереп тәрбияләгән тайлары турында бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәләр. Димәк, ат яратучыларыбыз күп дигән сүз. Бик сирәк очрый торган Лорд токымлы , шәп нәселле айгырлары булу да сөенеч. Атлары искиткеч матур табигатьле, бар уңайлыклары булган урында тәрбияләнә. Республикабызның матбугат үзәкләре алар белән тыгыз элемтәдә эшли. Ел саен документаль фильмнар төшерәләр.Илназ Минвәлиев: ”Кайда гына барсам да, атларым янына ашкынып кайтып, җаныма ял, эшемә, яшәешемә көч алам, яшел болыннарга төшеп, шул атларга күз салсам,бөтен яшәү ыгы-зыгысы онытылып тора”,-ди. Җырчыбызның әлеге хайваннарга булган мәхәббәте бары тик изге хисләр генә уята. ”Изге теләк”,”Ярдәмләшеп яшик”, ”Кадерен белеп яшик” кебек җырлары изгелеккә өндәсә, атлар яратуы матурлыкны күрергә, акыллы хайваннарга карата хөрмәт хисләре тәрбияли. Халыкчан, юмор хисле, талантлы, тырыш, тормышка гашыйк әлеге җырчыбызның киләчәккә карашы ныклы. Аның яраткан шөгыле дә, үз тамашачысы бар, һәркайда көтеп алган җан дуслары күп. Концертларында халык белән аралаша, моңнарының куәте белән сихерли, халыкның күңел халәтенә керә белә. Ел саен иҗатын яңа җырлар белән баетуы куанычлы.
Татарстанда нәселле атлар асраучы хуҗалыклар бик сирәк. «Атларны асрау өчен, аларны иң беренче яратырга кирәк, атлар күз карашыннан аңлый торган хайван»-, ди Раиф Хәмидуллин. Чыннан да, чын ир-атның-аты һәм яшәү максаты булырга тиеш. Ә бергә иңне-иңгә куеп, ярдәмләшеп яшәү-изгелек. Милләтебез данын бик еракларга җыр-моңнары, нәселле атлары белән таныткан, матурлык өчен җан аткан танылган шәхесләребезгә әлеге игелекле эшләрендә уңышлар телибез. Халкын яраткан ир-егетләребез безгә бик кирәк.
“Атлы дәверләргә –салават!Югалмасын юргалар, армасын аргамаклар, чалыкмасын чаптарлар, елкылдасын елкылар, айгылдасын айгырлар...”дип язган танылган язучыбыз Марсель Галиев.
Атлар чыннан да, безнең милли мәдәниятебезнең бер өлеше.
Быелгы концертлар сезонында танылган җырчыбыз Илназ Минвәлиевтан изге хайван - атларыбызга багышланган яңа җырлар да көтеп калабыз. Моңлы җырчының кылган эш-гамәлләренә, тормышына,иҗатына сокланмый мөмкин түгел. Күңеленең изге теләктә булуы җырларында ,игелекле эш-гамәлләрендә чагыла. Томыштан ямь табып яшәү - үзе бәхет .
Альбина Шәйгарданова.
фото yandex.by
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа