Ашлык сыйфатын лаборантлар билгели
Икмәк кабул итү предприятиесен лабораториядән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның уңышлы эшләвендә хезмәткәрләрнең өлеше зур.
26 ел хезмәт юлын әлеге икмәк кабул итү предприятиесенә багышлаган Рәсимә Миңнеханова да мактауга лаек. Иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе ул. Ташкент шәһәреннән гаиләсе белән районга күчеп кайткан алар. Районның эш белән тәэмин итү үзәге аша бирегә лаборант булып эшкә килә. “Лаборатория җитәкчесе Галина Пичкасова миңа бу хезмәтнең барлык нечкәлекләрен өйрәтте. Аның ярдәме белән яхшы күнекмәләр алдым”,-ди Рәсимә апа. Ун ел тырышып намус белән хезмәт иткәннән соң технологик җитештерү лабораториясе җитәкчесе вазыйфасын ышанып тапшыралар аңа.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев