Җәмгыять
Аракы бирмәсәӊ, үтерәм…
Район эчке эшләр бүлегенә Чепьяда урнашкан сәудә ноктасы сатучысы, кибеткә кергән берәү акчасыз аракы бирүне таләп итте һәм бирмәгән очракта үтерү белән янады, дип гариза язган.
Аракы алырга акчасы булмаган сатып алучы өстәлдәге калькуляторны да тотып ыргытты, ул ватылды, диеп тә куелган. Безнеӊ Балтач бистәсендә аракы сөременнән башы томаланган берәүнеӊ сатучыга пычак белән тән җәрәхәтләре ясап, сатучыныӊ кан югалтудан үлү очрагы булган иде инде, мондый хәбәрне полиция хезмәткәрләре игътибарсыз калдырмаслар. Тикшерү эшләре бара, аракы таләп иткән бәндә сүзләренә караганда, ул кибетчегә үтерү белән янамаган.
http://www.baltaci.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев