Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аракы сату кими, ә эчүчеләр...

Рәсми статистика мәгълүматларына ышансак, Россиядә алкогольле эчемлекләрне куллану соңгы елларда кими төшкән. 

Роспотребнадзорда да “алкоголизм” диагнозының сирәгрәк куелуын билгеләп үтәләр. Бу халык арасында сәламәт яшәү рәвешенең модага керә баруы белән аңлатыла. Әмма “яшел елан” ны җиңдек дияргә иртәрәк шул әле. Арзанлы суррогат спиртлы эчемлекләр, аптека төнәтмәләре, лосьоннар, составында спирт булган башка сыеклыкларны чөмерүчеләрне кем чутлаган? “Көмешкә куып” сатучыларны, туганнарын, дусларын сыйлаучыларны кем исәпләгән?

Ялган алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм сатуга, шулай ук тәмәке продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының иң мөһим һәм өстенлекле бурычларының берсе булып кала бирә.

      Балык Бистәсе  эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә районыбыз территориясенә контрафактлы алкогольле продукция һәм спиртлы сыеклыклар кертү һәм сату каналларын ачыклау  буенча актив эшчәнлек алып баралар.   Бүлекнең штаб начальнигы Фәнис Садриевтан алган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда бу юнәлештә 188 чара уздырылган, 142 автотранспорт, 46 сәүдә объекты тикшерелгән. Ике кеше законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатканнары, ташыганнары өчен административ җаваплылыкка тартылганнар.  Законсыз әйләнештән 15,5 литр спиртлы сыекча алынган.

Кызганычка каршы, күрелгән чаралар тиешле нәтиҗәләргә китерми әле. Балык Бистәсе районында да сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кайда, нинди шартларда җитештерелгәнлекләре дә билгеле булмаган суррогат хәмер кулланучылар аз түгел.

Аракы кешенең сәламәтлегенә зыян салу өстенә, төрле хокук тәртибе бозуларга, җинаятьләргә дә этәрә. Агымдагы елда төрле авырлыкта җинаять җаваплылыгына тартылган 94 кешенең яртысыннан артыгы бу гамәлләрне исерек хәлдә кылганнар.

Алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату тармагындагы криминаль күренешләрне ачыклап тиешле чаралар күрү буенча эчке эшләр органнарының эшчәнлеген  активлаштыру  максатыннан 2020 елның 1-10 декабрендә спирт, алкоголь һәм тәмәке продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы торуга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм профилактик чаралар комплексы үткәрелә.

Законсыз рәвештә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр сату фактларына тап булсагыз, мондый кыңгыр эшләргә катнашы булган кешеләр турында нинди дә булса мәгълүматыгыз булса, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенә (тел.2-21-02 яки 02) мөрәҗәгать итегез. Бу очракта хәбәр итүченең анонимлыгы гарантияләнә.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса