Антонина Панина: "Хәзерге чорда туберкулез авыруының үзенчәлекле яклары да бар."
Һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Аның максаты барыннан да бигрәк, әлеге авыруның глобаль эпидемиясенә каршы көрәш ысуллары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, туберкулез авыруы һәр елны җир шарында 2 миллион кешенең гомерен өзә. Ел саен чама белән җир шарында - 9 миллион, Рәсәйдә - 90 меңгә якын, Татарстанда 1000 якын кеше авыру йоктыруы теркәлә.
Хәзерге чорда туберкулез авыруының үзенчәлекле яклары да бар. Авырый башлаучылар туберкулезга каршы заманча даруларга бирешми торганы белән зарарланалар. Бигрәк тә иммунитеты какшаган, яхшы булмаган тормыш шартларында яшәп, тиешенчә тукланмаган кешеләр өчен куркыныч бу.
Туберкулез чире сагалап кына тора кешене. Аның белән затлы гына рестораннарда, офисларда, базарларда һәм иң таралганы җәмәгать транспортында зарарланырга мөмкин. Ә бу кешеләрдән чир башкаларга күчә. Һәрбер авыруның бер елга якынча 10-15 кешегә туберкулез таякчыклары таратырга сәләтле икәне мәгълүм. Сәламәт кешенең авыру белән турыдан-туры озак вакытлар контактта булуы (аралашуы) туберкулез йоктыруга сәбәпче булып тора. Шуңа күрә авыручы кешегә һәм аның белән аралашучыларга шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөһим.
Туберкулезны иртә стадиядә ачыклау максатында ел саен 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында флюорография тикшерүе,ә балаларга туберкулинодиагностика: 1 яшьтән 7 яшькә кадәр “Манту” реакциясе, 8 яшьтән диаскинтест үткәрелә.
Халыкны бердәм рәвештә тикшерү максатында ел аралаш үзәк хастаханә җитәкчелеге, район хакимияте белән берлектә, республика туберкулезга каршы диспансерына күчмә флюорографик аппарат белән килү өчен чакыру җибәрелә. Диагностика быел да үткәреләчәк. Профилактик максатларда 15 яшьтән өлкән кешеләр елга бер тапкыр тикшеренү үтәргә тиешләр.
Исегездә тотыгыз, зурларның туберкулезга тикшерелү үтмәве һәм балаларга карата профилактик чаралар уздырылмау авыруның дәвалауга авыр бирелә торган кискен формаларын китереп чыгарырга, хәтта, үлем очракларына алып барырга мөмкин. Ә вакытында ачыкланган авыруны дәвалап була.
Антонина Панина.
врач-фтизиатр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia