Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аномаль эсселек Россиягә май ахырында әйләнеп кайтачак

Температура климатик нормадан +5 градуска кадәр югарырак булыр дип көтелә

Май ае Россиянең үзәк төбәкләрендә рекордлы явым-төшемнәр, кар һәм кыраулардан башланды. Әмма вәзгыять инде май уртасына үзгәрәчәк, дип яза “Челнинские известия” “Фобос” һава торышы үзәгенә сылтама белән.

Синоптиклар фаразлары буенча, май Россиянең күпчелек өлешендә нормадан 1-2 градуска югарырак булачак.

Үзәк Россиядә майның беренче декадасы салкын булачак – гадәттәгедән 4 градуска диярлек салкынрак. Әмма ай уртасында температура нормальләшә, ә май ахырында һәм июнь башында аномаль эсселек булырга мөмкин – климатик нормадан +5 градуска кадәр югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса