Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Анна Вильчинская: " Өмәләрдә, бәйрәм чараларында теләп катнашабыз”

Районыбызда күп катлы йортларда оешкан иҗтимагый территориаль үзидарә (ТОС) тырышлыгы, теләге, бердәмлеге белән күп кенә эшләр башкарылып килә.

Районыбызда шулай ук “Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегаллары төзекләндерелә, балалар өчен мәйданчыклар барлыкка килә.

-Безнең “Октябрьский” иҗтимагый территориаль үзидарәсе карамагында 10 күпкатлы йорт бар. Анда яшәүчеләр үзидарәнең кирәклеген аңлый, һәрвакыт ярдәмгә килә. Өмәләрдә актив катнашалар. Һәр елны программалар ярдәмендә берәр йортка капиталь ремонт ясалып килә. Агымдагы елда 25 А, 25 Б, 25 В, 27, 41нче йорт - биш йортның ишегалды төзекләндерелде. Шушы көннәрдә генә 27 нче йорт каршында 20 төп юкә агачлары утырттык әле. Өмәдә шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов та катнашты.

 

Спорт һәм балалар мәйданчыгы янәшәсенә дә берничә төп утырттык. Әлеге матурлыкны саклап, тирә-юньне чиста тотарга кирәк,-дип сөйләде “Октябрьский” иҗтимагый территориаль үзидарәсе (ТОС) җитәкчесе Галина Королева. Күп катлы йортларда яшәүчеләрнең дә әйтер сүзләре булды. “ТОСны бик кирәк дип саныйбыз. Аның җитәкчесе Галина Королева белән без бик канәгать.

Нинди генә ярдәм белән мөрәҗәгать итмибез аңа. Ул барысын да хәл итәргә, чишү юлларын табарга тырыша. Ишегалдын төзекләндерү эшләре башлангач та халык теләген исәпкә алып, бердәм булып, барлык яңалыкларны җиткереп торды. Киләчәктә дә тату яшәргә, бердәм булырга язсын”,-дип теләкләрен җиткерде әлеге йортларның берсендә яшәүче Рамилә Шакирова. “Минемчә, иҗтимагый территориаль үзидарә бик кирәк. Безнең ТОС җитәкчесе Галина Петровна бик җаваплы, инициативалы кеше.

Без аңа үзебезне борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәбез, фикерләребезне җиткерәбез. Аңа ярдәм кирәк булса, бердәм булып булышабыз. Гомумән, безнең 27 нче номерлы йортта яшәүчеләр бик дус, тату. Өмәләрдә, бәйрәм чараларында теләп катнашабыз”,-дип сөйләде Анна Вильчинская.

 

Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса