Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Анатыш авылының үрнәк гаиләсе

Авыл кешесе гомер буена яшьлек елларыннан үз иткән хезмәтне әти-әниләре үрнәгендә уңышлы дәвам иттерә.

Анатыш авылының мактаулы тракторчысы Андрей Назаров белән, ул Владимир Талаков хуҗалыгында  хезмәт куйганда, күп мәртәбәләр очрашырга да туры килгәләде.  Егет беренче эш көненнән үк  җир эшкәртеп, чәчү чәчеп, иген игеп елның-елында тырыш хезмәте белән макталды. Бер сүз белән әйткәндә, коллективта алыштыргысыз механизатор иде ул. Әмма еллар үтү белән Андрей тотрыклы яшәүче производствога күчәргә омтыла. Һәм авылның мактаулы механизаторы Андрей Назаров дүрт ел элек район үзәгендәге икмәк кабул итү предприятиесенә эшкә килә. Аның кебек үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара торган уңган хезмәткәрләргә сорау бер вакытта да кимеми, андыйларны һәр коллективта колач җәеп каршы алалар. Егетне дә монда яратып кабул итәләр. Биредә ул  транспортировщик вазыйфасына эшли башлый. Иң куанычлысы, үз хезмәтен белеп, яратып башкара торган универсаль механизатор бервакытта да кемнеңдер килеп әйткәнен, үзенә йөкләгәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Аннары, тәүлек буена диярлек туктамыйча гөрләп торган зур киеренкелек дәвам иткән коллективта алай йөрү мөмкин дә түгел. Бәлки шуңададыр  беренче эш көненнән үк аны үз итеп өлгергәннәр. 
Тормыш иптәше Анастасия дә үзе төсле үк хезмәт сөючән, тырыш хезмәткәр. Ул да биредә беренче эш көненнән үк  лаборант-технолог хезмәтен яратып башкара. Кыска гына вакыт эчендә Назаровлар әнә шулай үз эшләренең чын осталары буларак  коллективта макталып, зур абруй казанырга өлгергәннәр.

 

Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса