Анатыш авылындагы мунча янган
14 август көнне 18:14 сәгатьтә район янгын сүндерү бүлегенә Анатыш авылындагы янгын турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә бина тулысынча ут белән капланган була. Утның күрше биналарга да таралу куркынычы туа. Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндерәләр. Әмма мунчаны уттан аралау мөмкин булмый инде.
Хөрмәтле райондашлар! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген истә тотыгыз. Ватык җылыту мичләрен файдаланырга, эш вакытында аларны караусыз калдырырга ярамый. Шулай ук чүп-чарны, коры үсемлекләрне һәм ботакларны яндыру катгый рәвештә тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia