Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатыш авылында яшәүче Михаил Павлов күп төрле шөгыльләр иясе

Ул тормыштан ямь таба, якыннары белән янәшә яшәгән һәр көнгә шатлана

Кайбер кеше белән аралашып яшисең, аның турында барысын да беләсең кебек. Ә, юк икән... Алар тыйнак кына яшиләр һәм үз -үзләренең тотышлары белән күпләргә үрнәк.
Мин Михаил Иванович Павловны 30 елдан артык беләм. Хезмәт юлында аз аралашмадык. Ул инде күптән лаеклы ялда.  Менә хәзер аның белән якыннанрак танышырга вакыт җитте.
     - Мин 1946 елда Трой-Урай авылында туганмын. Әти сугыштан соң затонда эшләгән, анда баржалар ремонтлаганнар. Дөрес, анда озак тормадылар. Колхоз рәисе аларны туып-үскән Анатыш авылына чакыра. Без гаиләдә алты бала, 3 малай һәм 3 кыз идек. Башлангыч мәктәптә укыдым, аннан Балык Бистәсендә 11 сыйныфны тәмамладым. Яхшы укыдым. Ул вакытта безне тракторчы-машинист һөнәренә дә укыта иделәр.  Аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгын да тапшырдылар. Укып чыккач, озак уйлап тормыйча колхозда тракторда эшли башладым. Язгы кыр эшләрендә, сөрүдә катнаштым, борчак, вика кебек культуралар чаптым, - ди Михаил Иванович ул елларны искә төшереп.
  1966 елда аны армия сафларына алалар. Ул Балтыйк флотына хезмәткә дүрт елга эләккән, дөрес, соңыннан бер елга кыскартканнар. Радист булып хезмәт итә. Яхшы хезмәт өчен 58 көнгә ялга кайта. Армиядән киткәндә, командование аңа вузга керү өчен юллама хаты бирә. Әтисенең туганы аңа Казан шәһәрендәге Горбунов исемендәге авиация предприятиесенә эшкә урнашырга ярдәм иткән. Михаил Иванович университетның тарихи бүлегенә кичке бүлеккә укырга керә.
Ләкин ул һәрвакыт кече ватанына, авылга тартыла. Кайткач, колхоз рәисе Г. Д. Хроленко аңа электрик-энергетик эшен тәкъдим итә, торырга урын бирә.  Михаил авылдашы Зоя Александровнаны үз юлдашы итеп сайлый, гаилә корып җибәрәләр. Шул ук вакытта алар ата-аналар янында үз  йортларын төзи башлыйлар. Кызлары Наталья туа. Барысы да үз чираты белән дәвам итә. Михаил Иванович төрле елларда «Сельэнерго» оешмасында баш инженер, Энергонадзорның райондагы инспекторы булып эшли. 

Соңгысында эш район хуҗалыкларына, авылларга еш йөрүләр белән бәйле булган. Хатыны белән бергә үз хуҗалыкларын да алып баралар, үстерәләр. Кызлары Наталья институт тәмамлаганнан соң Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли башлый.  Кияүгә чыга, оныклары Максим туа. Барысы да яхшы, алга таба да шулай булыр кебек. Ләкин 2013 елның язында бу гаилә ишеген кайгы «шакый». Яраткан хатыны, әниләре, әбисе - Зоя Александровна вафат була. Бу авыр вакытларны алар бергәлектә, бер-берсенә терәк булып үттеләр.
 Михаил Ивановичның күп төрле шөгыльләре бар.
    - 48 ел умарта тоттым, үрчеттем. Моңа хатынымның әтисеннән өйрәндем. Менә сәламәтлегем какшагач, аларны башка кешегә бирергә туры килде, - ди ул.
  Үз вакытында халыкара дәрәҗәдә радиоспорт белән шөгыльләнгән. Моның өчен радиосигнал тапшыру җайланмасын датальләрдән җыйган. Бу радио элемтәсе узганнан соң бер-берсенә җибәргән карточкалар рәвешендә раслау бар.

        

 Радиоспортчының бурычы-кыска ешлыклы дулкыннарда мөмкин кадәр күбрәк илләр һәм төрле урыннар белән элемтә урнаштыру. Ул Америка, Бельгия, Австрия, Венгрия, Югославия, Молдавия һәм башка 30 дан артык илдәге  бу спорт төрен яратучылар белән аралашкан.
Шулай ук ул китап буенча мөстәкыйль рәвештә аккордеон уйнарга өйрәнә башлаган. Дөрес, үзе таныганча, соңгы вакытта сәламәтлеге буенча кичектерергә туры килгән. Фотография белән мавыга. Күп төрле әдәбият укый, газета-журналлар яздырып ала. Сәясәт яңалыклары белән кызыксына.
Ул тормыш белән ләззәтләнә, якыннары белән янәшә яшәгән һәр көнгә шатлана.

Нияз Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев